ТАТ РУС ENG

Анкарада Тукай һәйкәле

Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елның 26 маенда ачылды. Ул Анкараның 2000нче еллар башында Габдулла Тукай исеме бирелгән урамында куелды.

Төркия башкаласы үзәгендә Габдулла Тукай бюстын ачу тантанасын ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы ярдәме белән шәһәр мэриясе оештырган иде. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Анкара мэры Мелих Гекчек, ТӨРЕКСОЙ генераль директоры Дүсен Касеинов, Төркия мәдәният һәм туристлык минис­трының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ниһат Гөл, Россиянең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Татарстан делегациясе әгъзалары, башка рәсми затлар катнашты.

tukay-nijnekamsk
Анкарада Тукай һәйкәле ачылышы. 26 май 2011 ел. (И.Мөхәммәтҗанов фотосы)

Габдулла Тукайның бронза сыны авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина, архитекто­ры – Александр Лопаткин. Гранит постаментның биеклеге 1,5 метр, сынның биеклеге – 62 сантиметр.

Архитектура-төзелеш эшләре, бюстны кую, аның тирәсен тәртипкә китерү чыгымнарын тулаем Анкара мэриясе күтәргән.

tukay-nijnekamsk
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Анкараның «Казан» татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда. 26 май 2011 ел. (И.Мөхәммәтҗанов фотосы)

Төркия татарлары Габдулла Тукай истәлеген саклап яши. Узган гасырның 60 нчы елларында Төркиядә «Тукай» мәдәни җәмгыяте оештырыла, Анкараның «Казан» татар җәмгыяте биредәге Тукай урамында урнашкан.

tukay-nijnekamsk-04
Анкарада Габдулла Тукай урамы (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-04
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-06
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-011
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-04
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-06
Анкарада Габдулла Тукай сыны (Л.Болыт фотосы)
tukay-nijnekamsk-011
Анкарада Габдулла Тукай урамы (Л.Болыт фотосы)

Комментарий язарга


*