ТАТ РУС ENG

Бардада Тукай һәйкәле

Татар шагыйре Габдулла Тукайның Пермь өлкәсенә аяк басканы булмаган. Шуңа карамастан, шагыйрь бу яклар белән турыдан-туры бәйләнгән. Һәм менә вафатына йөз ел тулгач, бөек шәхес нәсел тамырлары барып тоташкан Барда җиренә «кайтты». Шагыйрьнең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән Каҗмакты (хәзерге Барда) авылыннан, легендар Әмирхан Әмиров нәселеннән. Моны Пермь архивында сакланган документлар да, Зиннәтулла хәзрәтнең үзе язган истәлекләре дә дәлилли. Шуңа күрә Барда халкының Тукайга үз итеп караулары гаҗәп түгел.

2013 елның 28 июнендә шагыйрьгә һәйкәл ачылу тантанасы да биредә зур вакыйга буларак билгеләп үтелде. Район хакимияте башлыгы Сергей Ибраев әйтүенчә, Барда халкы бу көнне көтеп алган. Сергей әфәнде шушы эшне башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәткән Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргинга, Барда районы «Татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Сәлим Назинга, гомумән, барча халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Биредә урнаштырылган бюст – Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылындагы һәйкәлнең (авторы – И.Новоселов) копиясе. Әлеге җаваплы эшне Казан инженеры Евгений Страхов башкарып чыккан.

Тантанада Татарстаннан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Бәйрәмдә Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуриев, Госман Садә, Айдар Хәлим, Рәдиф Сәгъди, Флера Тарханова, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Булат Ибраһимов кебек язучы һәм шагыйрьләр чыгыш ясады.

Икенче көнне, 29 июньдә, Барда районында оештырылган IV Бөтенроссия авыл сабан туенда мәртәбәле кунаклары буларак катнашкан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Пермь крае Виктор Басаргин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.

shahrikazan.com, barda-news.ru, azatliq.org

Комментарий язарга


*