ТАТ РУС ENG

Чаллыда Тукай һәйкәле

2011 елның 22 ноябрендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Бу көнне Чаллы Татар дәүләт драма театрында Татарстанда Габдулла Тукай елы буларак узучы елга кайбер нәтиҗәләр ясауга багышланган кичә үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, «Мәдәни җомга» гөзитенең баш мөхәррире урынбасары, шагыйрь Газинур Морат, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, әлеге театрның музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбубәкеров, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан, Чаллы шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, автоградта яшәп иҗат итүче язучылар, журналистлар, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияте укытучылары катнашты.

«Тукай — безне берләштерүче, — диде Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. — Кайсы гына чит илгә чыксаң да, татар милләтен Тукай аркылы беләләр. Татарлар өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен кадерле шәхескә төрле шәһәрләрдә, илләрдә һәйкәлләр куелды, күп кенә милли оешмалар аның исемен йөртә. Тукай әкренләп дөньяга чыга, аның белән бергә татар халкы да таныла. Сәяси юлбашчыларыбыз бик күп булды. Алар килә торды, китә торды. Әмма безнең рухи юлбашчыбыз Тукай беркая да китмәде. Ул әле дә безнең белән. Әгәр без Тукаебызны зурлыйбыз икән, үзебезне, татар халкын да зурлыйбыз».

Ярты миллион кеше гомер кичергән, узган гасырның 90 нчы елларында халык телендә Татарстанның милли башкаласы дип йөртелгән Чаллыда шәһәр халкы гына түгел, дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар җәмәгатьчелеге зур түземсезлек белән көткән вакыйга: автоградның яңа гына төзеклендерелгән Тынычлык проспектында Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
Һәйкәл ачу тантанасында Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар сафына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чаллы шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев та кушылды.
«Бүген республикабыз өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен тарихи көн, — диде Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков. — Чаллы шәһәре уртасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачыла. Иң беренче чиратта, шундый башлангыч белән чыккан шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевка, барча Чаллы халкына һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең халык өчен Тукай бөек шагыйрь генә түгел. Аның язмышы — халык язмышы. Тукай безне бөтен дөньяга танытучы символ булып тора».

«2011 елда Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар бөтен Татарстанда, төрки дөньяда олылап үткәрелде. Әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, тематик күргәзмәләр, бәйгеләр… һәм һәйкәлләр ачылды. Яшь калабыз Чаллыда Тукай яр буе урамы бар иде инде. Татар җәмәгатьчелеге белән киңәшләштек тә, шагыйрьгә һәйкәл куярга булдык. Шагыйрь исемен йөртүче урамнан шактый ерак булса да, һәйкәл һәм сквер шәһәрнең үзәгенә урнаштырылды… Тукайның колориты һәм авторның (скульптураны В.Демченко эшләгән) иҗат үзенчәлекләре бәрабәренә шушындый сәнгать әсәре туды», — диде шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев.

Һәйкәл ачылу тантанасына килгән халык игътибарына Г.Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗан һәм Чаллы театры артистлары башкаруында Габдулла Тукай шигырьләре, шагыйрьгә багышланган әсәрләр, балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгышы тәкъдим ителде.

Чаллы җәмәгатьчелеге үз калаларында бөек шагыйрьгә багышланган һәйкәл һем сквер ачылуы белән горурланырга, бөтен гомерен татар халкының дәрәҗәсен күтәрүгә багышлаган Тукай алдындагы гаять зур бурычыбызның кечкенә генә бер өлешен үти алуы белән горурланырга хаклы.

Амур ФӘЛӘХ

tukay-nijnekamsk

tukay-nijnekamsk-04

tukay-nijnekamsk-06

tukay-nijnekamsk-011

pamyatnik_tukayu_v_chelnah-006

pamyatnik_tukayu_v_chelnah-0008-1

фото: А.Невзоров; chelny-izvest.ru

Комментарий язарга


*