ТАТ РУС ENG

Без – Тукайлы халык!

Мөхбир Тукайның утыз еллыгы Синкин җәмгыя­тендә (1943 ел)

Синкин Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте ида­рәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның үлүенә утыз ел тулуны истәлек мәрасиме белән билгеләп узды. Әлегә кадәр идарәбезнең үз йорты булмау сәбәпле, мил­ли барлыгыбыз белән баглы булган шундый көннәребез вә милли...

Мөхбир Манжуриядә утыз еллык (1943 ел)

Ошбу 15 апрельдә, Манҗуриядә Идел-Урал төрк-татарлары милли идарәсенең карары буенча, мәктәп шәкертләре тарафыннан шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән әдәбият кичәсе ясалды. Мәктәп шәкертләре тарафыннан укылган Коръәннең са­вабын мәрхүм Габдулла Мөхәммәдгариф углы...

Мөхбир Бөекләребезне искә төшергәндә (1943 ел)

Апрель ундүрте, унбише һәм унсигезе Идел-Уралның бө­екләре хатирәсе белән багланганлыктан, бу көннәр Нагоя Идел-Урал төрк-татар мөселманнары мәдәният җәмгыяте ка­рамагындагы милли мәктәптә аерым рәвештә сызылып узыл­дылар. Апрельнең 14ендә илебезнең бөек галиме һәм мөфтисе Ризаэтдин бине Фәхретдин...

Мәктәп мөхбире Хайларда Тукай көне (1943 ел)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу истәлеге, яшьләребезнең күбесе Хайлардан читкә китү­ләре сәбәпле, 14 апрельдә үткәрелде. Бу мәҗлес мәктәп һәйәте тәгълимиясе вә яшьләр түгәрә­ге белән берлектә ясалган дүрт бүлектән гыйбарәт иде: 1 нче...

Габделкәрим Рәхим Милли шагыйрьгә багышлап (1943 ел)

Хөрмәтле бөек шагыйребез Губдулла Тукай хакында «Милли байрак» җәридәсендә ничә еллар буена төрле мәүзугъта мәрхүмнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты мөкәммәл рә­вештә язылып килгәндер. Бинаән галәйһи, бу урында аның тәфсиләтенә керешергә ихтыяҗ юктыр. Ләкин бөек шагый­ребезнең...

Тыңлаучы Харбинда (1939 ел)

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте белән Харбин Идел-Урал төрк-татар яшь­ләр түгәрәге 15 апрельдә кич сәгать 5тә Тукай истәлеге хөр­мәтенә радиоконцерт бирергә булган иде. һәм шул хакта телеграммалар белән Мукден, Гизин, Синьзян,...

Хәбәрче Хайларда Тукай көне (1939 ел)

15 апрель Тукай көне мөнәсәбәте белән ул көнне Хайлар төрк-татар мөселман мәктәбендә укулар булмады. Ошбу көнне аерым сызып үтү, халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алуның әһәмияте безнең милли-мәдәни хәя­тыбызда никадәре зур урын тотканлыгын яшүсмерләребез­гә яхшырак...

Берлинда Тукай кичәсе (1939 ел) 

Халык шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 15 ап­рельдә 26 ел тулу мөнәсәбәте берлә Берлиндагы милләттәш­ләребез Тукай кичәсе ясап үттеләр. Бу мәҗлес «Милли юл» идарәсе тарафыннан эшләнеп, мәҗлескә үз ватандашлары­быз чакырылган кеби башка төрк кабиләләреннән мөмәссилләр дә...

Мәхрусә Вафа Тампереда Габдулла Тукай кичә­се (1939 ел)

Идел-Урал төрк-татарларының олуг шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте берлә Финлян­диянең Тампере шәһәрендә Тампере төркләр берлеге тара­фыннан зур күләмдә, гаять дәрәҗәдә уңышлы бер Тукай кичәсе уздырылды. Кичәдә Тампереда яшәүче бөтен мил­ләттәшләр — яше-карты,...

Мөхбир Кобеда (1939 ел)

15 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте белән Аяринкай бинасында Әсгад әфәнде Әхтәмнең җитәкчелегендә Тукай кичәсе узды­рылды. Кобе Идел-Урал җәмгыяте рәис могавине Газиз әфәнде Гали Тукайга каратылган сүзләре белән мәҗлесне ачып,...