ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Без – Тукайлы халык!

Гали РӘХИМ Тукай турында…

Тукаев шикелле, аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр… Төрле халыкларның  әдәбият тарихларын актарып карасак, без аларның һичберсендә , Тукаев шикелле, тиз арада «халык шагыйре» булып киткә н...

Әмин ЗӨБӘЕРОВ Тукай турында…

Габдулла Тукай беренче башлап минем сәхнә телемне ачты, мин аның йөрәккә якын, тирән тәэсирле, көчле шигырьләрен йотлыгып укый идем. 1908—1909 елларда Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» һәм «Мужик йокысы» дигән шигырьләрен мәктәп сәхнәләрендә яттан сөйләдем. Бу...

Сәгыйть СУНЧӘЛӘЙ Тукай турында…

Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) — шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.   Тукай куәтле иде… Нинди козырьлар алдында да «мин»леген кимсетми, горурын, гыйззәте нәфсен җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карамый иде… Тукай башта ук...

Фатих СӘЙФИ-КАЗАНЛЫ Тукай турында…

Һәрбер халык тарихының иң гүзәл сәхифәләре шул халыктан үзләрен халыкның сәгадәте өчен корбан иткән каһарманнары белән генә була. Менә безнең Тукаебыз да татар тарихының ае, ае гына да түгел, кояшы иде. Ул үзенең милләте өчен...

Фәхрелислам АГИЕВ Тукай турында…

 Фәхрелислам Агиев (1887-1938) — язучы, журналист, балалар өчен уку ярдәмлекләре авторы:   Тукай милләт адәмнәре өчен милләт атасы иде. Милләткә хезмәт итү аның өчен бар эштән дә артык, бар эштән дә ләззәтле, бар эштән дә...

Җамал ВӘЛИДИ Тукай турында…

Тукайны шигырь дөньясында берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде. Аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа исем вә шөһрәт бирде. Ул инде китте. Ләкин аның кечкенә гәүдәсе генә китте....

Галимҗан ИБРАҺИМОВ Тукай турында…

Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле*  рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки, татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була**. Бу шагыйребез көннә-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар...

Фатих ӘМИРХАН Тукай турында…

Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа...

Сәгыйт РӘМИЕВ Тукай турында…

«Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде… Бу хәсрәт — тел санигы*, тиңдәшсез, бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин… Тукайҗан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең...

Габдрахман КӘРАМ Тукай турында…

Тукай татарның  җаны иде. Ул татарга хәят кертә вә аны теләсә ничек хәрәкәтләндерә аладыр иде. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта...