ТАТ РУС ENG

Без – Тукайлы халык!

Еники Ә. Кыйбла алмаштыру

“Мәдәни җомга”ның быелгы 14 нче санында Фәүзия Бәйрәмованың бик хикмәтле зур мәкаләсе басылып чыкты. Анда төп сүз чын исламга кайту турында барса да, автор халкыбызның үткәне һәм киләчәге турындагы күп мәсьәләләргә кагыла. Монда тарихчыларга да,...

Еники Ә. Өметләр акланырмы?

Күптән түгел “Социалистик Татарстан”да академик Мирза Мәхмүтовның милли культурабыз язмышына багышланган мәкаләсе басылып чыкты. («Социалистик Татарстан», 26 октябрь, 1989 ел.) Мәсьәләне һәрьяклап яктырткан бу бик әсаслы һәм дәлилле мәкаләнең бер моменты мине аеруча борчылып уйланырга...

Еники Ә. Без нәрсә көткән идек?

Хәер, бер без генә түгел, барлык халыклар да милли мөнәсәбәтләр турында партия сүзен күптән көтәләр иде. Ниһаять, менә ул да әйтелде «Хәзерге шартларда партиянең милли политикасы» дигән исем белән Үзәк Комитет платформасы проект рәвешендә игълан...

Мостай КӘРИМ Тукай турында…

  Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим: Татар әдәбиятының бәхете булып, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып 1886 елны бу фани дөньяга Габдулла Тукай килде. Үз милләтенең гасырларга сузылган газапларыннан һәм өметләреннән, моңнарыннан һәм ырымнарыннан, кан катыш туфракта, изге...

Сибгат ХӘКИМ Тукай турында…

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким:   Тукай миңа бик иртә кергән. Ана сөте белән. Халык моңнарын тоя башлагач та. Татар халкы бар җирдә Тукай булган. Кайчан дигән сорауга халык сулышы белән дип кенә җавап бирә...

Минтимер ШӘЙМИЕВ Тукай турында…

Татарстан Республикасы беренче Президенты Минтимер Шәймиев:   Барлык төрки һәм шәрекъ дөньясындагы татарлар өчен Тукайның никадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да...

Әзһәр ШАКИРОВ Тукай турында…

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров:   Габдулла Тукай исемен әйткәч, татар халкы искә төшә. Кем ул татар? Бармы бүген андый милләт? Нинди хәлдә яши ул? Чын шагыйрь –...

Зиннур ХӨСНИЯР Тукай турында…

 Татар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр: Тукай – безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын...

Кави НӘҖМИ Тукай турында… 

Тукай иҗаты — татар халкының мәдәни үсешендә иң яхшы сәхифә. …Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә татар халкының азатлык өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа,...

Гомәр БӘШИРОВ Тукай турында…

Бөек талантларның гаҗәеп үзенчәлекләре була. Алар иҗатының философик мәгънәсе, шигъри байлыгы һәм тарихи әһәмияте заманалар узган саен тирәнрәк ачыла бара. Алар иҗатында яңа буын кешеләре үзләренә яңадан-яңа рухани азык табалар. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатына...