ТАТ РУС ENG

Алексей Арзамасов: «Тукай татар теленә китерде»

WhatsApp Image 2022-04-21 at 11.42.08

Татар китабы йортында “XXI гасыр башында Россия халыклары әдәбияты”дигән темага лекциясе булды. Аны минем күптәнге танышым – Россия Фәннәр Академиясенең Удмуртия бүлекчәсе карамагындагы Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтының төп гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Алексей Арзамасов укыды. Ул 35 яшенә 10 тел үзләштергән полиглот.

–Алексей, фейсбуктан Сезнең сәфәрләрне күзәтеп барам. Парижга нинди җилләр ташлады?

–Мин туган шәһәрем Түбән Новгород университетында ике юнәлеш буенча укыдым. Берсе – фин-угор телләре булса, икенчесе – төрки телләре гыйлеме иде. Анысы дөрес, Париж фин-угор телләрен өйрәнү үзәге булып тормый. Монда Inalco (Institut National des Langues et Civilisations Orientales) –Көнчыгыш телләре һәм мәдәнияте милли институты урнашкан. Аларның сәясәте шундый: төрле илләрдән төрле халыкларны һәм аларның проблемаларын өйрәнүче галимнәрне чакыру. Шулар арасында беренче урында Көнчыгыш һәм Көнчыгыш Европа тора. Мин анда лектор буларак кына түгел, үз шигырьләрен француз теленә тәрҗемә иткән шагыйрь буларак та чыгыш ясадым.

– Дөньяга ишекләр ябылыр алдыннан гына Бразилиядә булып кайткансыз икән.

–Мин ябык тирәлектә, образлы итеп әйткәндә пыяла шар эчендә яши торган кеше түгел. Кайчакта бөтен әйләнә-тирәне, ә кайчакта яшәү рәвешен әйләндереп ташлыйсы килә. Профессияңнән дә, аралаша торган даирәңнән дә арып китәсең. Менә шунда бер дөмбердәп алсаң, депрессиянең дә эзе калмый.Узган елның декабрендә шундый халәттә Латин Америкасына сәфәр кылырга мөмкинлек чыкты. Юл хакы очсыз булмаса да (80 – 90 мең сум чамасы, Рио-де-Жанейрога чаклы билет алгач, миңа бер ай чамасы Бразилиянең башкаласында яшәп алу мөмкинлеге туды. Үземне башка бер планетага очкан сыман тойдым. Амстердамда утырганнан соң гына да 23 сәгать һавада булырга, Атлантик океанны кичәргә туры килә бит. Көньяк ярымшардан Төньяк ярымшарга барып төшкәч, үзеңне Марска эләккәндәй хис итәсең. Бездә – кыш, аларда җәй. Шәһәр карнавал көтеп яши. Биш көнлек ул бәйрәмдә миллион ярымлап экзотик киемнәрдәге кеше катнаша.

Бик күп илләрдә булган сәяхәтче буларак, мин бер генә башка җирдә дә мондагыдай хәлләрне күрмәдем дип әйтә алам. Бразилия ул – бөтенләй башка дөнья. Аэропорттан чыгуга, үзеңне халык узган гасырның 90 нчы елларында ябырылып караган сериалларның берсенә килеп кергәндәй хис итәсең. Рио-де-Жанейро – ул коточкыч зур һәм бик куркыныч тропик шәһәр. Бер яктан океан, икенче яктан фавелалар. Тау итәкләрендә урнашкан хәрабә тораклардан торган галәмәт зур мәйданнарны шулай атыйлар монда. Бер нинди шартлары булмаган җирдә миллионнарча хәерчеләр көн күрә. Хөкүмәт аларны тикшерә алмый, чөнки алар – наркотик картиленең биләмәләре. Мондагы җинаятьчелек дәрәҗәсен хәтта 90 еллар азагында Казанда оешкан җинаятьчел төркемнәр кылган вакыйгалар (китаплардан укып белгәнчә) белән генә дә чагыштырып булмый. Таксига утыргач, беренче ярты сәгатьтә, хәзер машина тукталыр да сине урлап, җәһәннәмгә олактырырлар дигән куркыныч уй белән барасың. Тәрәзәдән юлның буеннан буена хәерчеләрнең автомобиль көпчәкләрен яндыруын күзәтергә була. Беркадәр вакыттан соң, әйтерсең, куркыныч төштән айнып китәсең: алдыңда түбәләре күккә ашкан йортлар, алтын комлы пляжлар, кыйммәтле ресторан һәм казинолар пәйда була. Син, димәк, байлар яши торган зонага килеп кергәнсең. Биредәге Копакабана, Ипанема и Леблон пляжларын безнең ил туристлары да бик ярата. Мин үзем фатирны урта сыйныф урнашкан Ботафого районында сайладым. Алай да беренче көннәрне урамга чыгу бик куркыта иде.

–Сез инде галим кеше буларак, Бразилиянең дә укымышлы, зыялы катламы белән аралашкансыздыр. Тел каршылыгы булмадымы?

–Бразилиядә арашу теле – португал теле. Үзем белгән ун телнең берсе шул булгач, минем өчен андый кыенлык тумады. Берничә көн эчендә тирәлек үзеннән –үзе синең телеңне “ачтыра”. Социаль челтәрләрдәге элемтәләр һәм фән дөньясындагы дуслар аша миңа Рио-де-Жанейро Федераль университеты профессурасы белән аралашу мөмкинлеге туды. Бразилия ниндидер өлкәләрдә артта калган ил буларак кабул ителсә дә, аның алга киткән яклары да юк түгел. Биредәге җәмгыятьтә мәгариф, фән бик кыйммәт бәяләнә. Фән докторлары, вуз укытучылары, гыйльми зыялыларның социаль дәрәҗәсе югары. Профессор бай кеше санала, профессура югары сыйныфка керә. Мине кунакка кабул иткән профессор бер бик биек йортның өске катындагы иркен фатирда яши, моннан тыш, аңлавымча, гаиләнең шәһәр читендә өе, ике автомобиле бар. Бразилиядә академик фән үсешенә зур игътибар бирелгәнгә күрә, ул дәүләт тарафыннан мул финанслана.

Биредә карьера баскычы да башкачарак корыла. Мин очрашкан галим 60 яшьтә генә докторлык дәрәҗәсе алган. Бразилиядә кеше 35 яшькә кадәр тормыш рәхәтлекләре белән ләззәтләнә, шуннан соң 50 яшьләргә таба гына акыл утыртып, үзенең чын һөнәри юлын сайлый ала дип исәпләнә. Мин мәсәлән, хәтта Россия өчен дә бик иртә – 31 яшьтә докторлык диссертациясе якладым. Безнең илдә тәртип шундый: иртә башлыйбыз да иртә түгәрәклибез.

–Бездә яшьләр чит тел, күпчелек өчен ул инглиз теле, студент эскәмиясенә утыргач кына ныклап өйрәнә башлый. Сез бу “эш”кә кайчан алындыгыз? Татар теле белән кызыксыну ничек килде?

– Мин мәктәптә укыганда безгә французлар килде. Телләр белән кызыксыну менә шул вакыйгадан соң башланды инде. Миңа ул чакта 12 яшь булгандыр.

Ә татар теле мәсьәләсе болайрак килеп чыкты. Бер вакыт профессор Ибраһим Нуруллинның узган гасырның 70 нче елларында дөнья күргән китабы кулыма килеп керде. Ул ике өлештән – Габдулла Тукайның биографиясеннән һәм аның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләреннән тора иде. Мин шуны укып, әйтерсең, шушы бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән дәвер мохитына чумдым. Ул шул кадәр мине бөтереп алды ки, мин анда татар халкының шул чор тарихын күрдем. Бу дөнья миңа таныш түгел иде бит. Шунда ук күңелемдә татар телен өйрәнү теләге туды. Татар теленең грамматик төзелеше һич рус теленекенә охшамаган. Ул чакта мин Түбән Новгородта яшәгәнлектән, тел мохиты булмау гына түгел, ннинди дә булса дәреслек табу да мөмкинлеге дә юк иде. Шулай да телне үзләштерү теләгем шулкадәр көчле иде, танышларым аша Казаннан китаплар соратып алдым. Алар арасында Флера Сафиуллинаның телне мөстәкыйль үзләштерү өчен язылган дәреслеге иң уңайлысы кебек тоелды. Чынлап та, шуның ярдәмендә тиз арада телне үзләштерү мөмкин булды. Хәзер мин татар телен әйбәт аңлыйм һәм иркен сөйләшәм. Удмуртиядәге дусларым арасында татарлар булмау гына аны камилләштерүдә кыенлык тудыра.

Мин үзем телләргә игътибар бирелгән көчле мәктәптә укыдым. Шунлыктан мәктәптә чагында ук, француз теленнән тыш, инглиз, итальян телләрен дә үзләштердем. Тик татар теле аларның берсенә дә охшамаган. Ул, борынгы шумер теле кебек, агглютинатив тел. Монда төрле мәгънә белдерүче кушымчалар сүзгә ябыштырылып барыла, аерым язылмый. Бу күпчелек төрки телләргә хас сыйфат. Мине аның шулай моңа кадәр мин өйрәнгән телләрдән аерылып торуы кызыксындыргандыр да инде. Тел өйрәнүдә уңыш дәреслеккә бәйле. Мин үзем дә Мәскәү нәшриятларында шундый берничә үзөйрәнү дәреслеге бастырып чыгардым.

– Сезнеңчә, Татарстанның үзендә яшәүче башка халыкларның гына түгел, кайбер татарларның да татар телен өйрәнә алмавы методика булмауга гына бәйлеме?

– Чит илләрдә йөргәндә минем башыма кылт итеп бер уй килде. Безнең күбебез башта – мәктәптә, аннан соң институтта һичьюгы берәр чит тел өйрәнә. Тик читкә чыккач, белемебез үзебез белән таныштыру һәм тагын берничә сүз әйтү белән тәмамлана. Ә бит шул ук 80-90 нчы еллар ахырында миллионлаган Россияле реаприация программасы буенча Израильгә күченеп киткәч, ивритны бик тиз үзләштерергә мәҗбүр булдылар. Бу – Латвия яки Германияне яшәү урыны итеп сайлаучыларга да кагылды. Билгеле инде, дәүләт телен өйрәнми һәм югары белем алмый торып, аларда юньле эшкә урнаша алмыйсың. Телдән башка карьера юк. Башка милләт кешеләре арасында тормыш көтү үзе үк телне үзләштерергә мәҗбүр итә. Шушы уңайдан мин милли республикаларда яшәүчеләрнең андагы халык телен өйрәнергә теләмәүләрен берничек тә аңлый алмыйм.

– Сезнең Европа телләрен белергә омтылуыгыз аңлашыла. Ә менә фин-угор телләренә якынлыгызны аңлатырлык сәбәп бармы?

– Мин нәселемдә удмурт тамырлары булганын белгәннән соң өйрәнә башладым ул телне. 16 яшемдә удмуртча сөйләшү генә түгел, шул телдә шигырьләр дә яза идем инде.

– Сезнең фамилиягезгә игътибар иткәндә, тамырларыгызда татар каны да ага кебек тоела.

–Татар каны Россиядә яшәүчеләрнең күбесендә ага дияр идем. 25 яшьтә үзебезнең генеалогияне тикшерә башладым һәм шәҗәрәнең бишенче буынына кадәр төштем. Анда бик күп каннар катнашкан: яһүд, рус, удмурт, чуваш…Бабам Алексей Васильевич Арзамасов зур лайнерның капитаны иде. Ул Владивостоктан Япониягә, Америкага, хәтта Африкага кадәр йөзгән. Авылдан китеп, үз көче белән Ленинград Югары хәрби-диңгез институтын тәмамлаган кеше ул. Балачагымда миңа үзенең сәфәрләре турында күп сөйли иде. 1950-60 елларда беренче тапкыр Япониядә булганда, андагы Хиросима һәм Нагасаки фаҗигасе эзләрен күреп, тетрәнүләре минем дә исемнән чыкмый. Шуннан соң бу ил текә үсешкә юл алды. Бабам Петр Чайковский музыкасы язылган беренче пластинканы Токиодан алып кайткан. Ул 25 яшендә виниль пластинкалар җыя башлап, бик зур коллекция туплаган иде. Авыл малаеның шул рәвешле классик музыкага тартылуы мине әле хәзер дә гаҗәпләндерә.

Бабамның энесе Герман Арзамасов галәмгә оча алмый калган космонавт.Ул 80 нче еллар ахырында космоска күтәрелергә тиеш булган. Хәзер абзам Мәскәү клиникаларының берсендә танылган уролог. Гаиләдә еш кына аннан: “Сине татар булган өчен очырмаганнар”, – дип, шаяртып, көләргә яраталар иде. Мин үзем дә Арзамасов – яртылаш татар фамилиясе дип исәплим. Әгәр бер хәрефен алмаштырсаң, Арзамаков, икене алыштырсаң, Аргамаков килеп чыга. Моннан тыш арзу – төркиләргә сүзләре күпләп кергән фарсы телендә хыял, теләк дигәнне аңлата. Аның, билгеле, фин-угорларга катнашы булу ихтималы да бар. Һәрхәлдә, бабамның зур китапханәсенә татар китаплары юктан гына килеп кермәгәндер. Миңа күчкән ул хәзинәдә меңнәрчә китап бар. Хәер, үземнең дә китапханәм бай. Вакыт булганда ашыкмый гына кул астындагы китапларны укып, үз белемеңне күтәрү бик мөһим бит.

Минем тәрбиямә әтине ягыннан Тамара әбием зур йогынты ясады. Ул яһүд тамырлы булып, балаларны эстетик тәрбияләүгә зур әһәмият бирде. Совет чорындагы балалар бакчасында “С чего начинается родина?”, “Эх, тачанка, Ростовчанка” җырлары урынына Стинг яки Луи Армстронг музыкасын тыңлауларын күз алдына китереп карагыз әле. Ә бер тапкыр әбием балалар бакчасына бөек физик Андрей Сахаровны ияртеп килеп керде. Бу – академикның ул чакта Горький дип йөртелгән Түбән Новгородта сөргендә булган чагы. Галим яшәгән бер бүлмәле фатирда хәзер аның исемендәге музей эшли. Әбием аның бакчадагы эскәмиядә утырып торган чагын күреп, балалар янына дәшкән. Менә шундый даирә – китаплар, музыка, күренекле кешеләр турындагы әңгәмәләр баланы яшьтән шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итә, минемчә.

Комментарий язарга


*