ТАТ РУС ENG

Әмин ЗӨБӘЕРОВ Тукай турында…

Габдулла Тукай беренче башлап минем сәхнә телемне ачты, мин аның йөрәккә якын, тирән тәэсирле, көчле шигырьләрен йотлыгып укый идем. 1908—1909 елларда Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» һәм «Мужик йокысы» дигән шигырьләрен мәктәп сәхнәләрендә яттан сөйләдем. Бу шигырьләр әле булса минем нәфис сүз репертуарымда якты йолдыз булып җемелдиләр. Мин беренче башлап Тукай шигырьләре белән сәхнәгә чыктым, Тукай шигырьләре белән тамашачы алдында танылдым һәм шуның йогынтысында чын мәгънәсендә актерлык осталыгына ирештем.

 

Әмин Зөбәеров (1891-1963) — башкорт артисты. БАССР һәм РСФСРның халык артисты (1935-1949).

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. н.шр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*