ТАТ РУС ENG

Габдрахман КӘРАМ Тукай турында…

Тукай татарның  җаны иде. Ул татарга хәят кертә вә аны теләсә ничек хәрәкәтләндерә аладыр иде. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта аладыр иде…


Менә шуның өчен дә татар җаны үзенең Тукаен юксына, аны бер көн булсын күңеленнән чыгарып, онытып тормыйдыр.

 

* * *

 

Аның бөтен шигырьләрендә татар рухы аңкып тора. Ул, халык эченнән чыкканга, аның рухын белә, халыкның эченнән сизеп тә, теле белән әйтә алмаган хисләрне, шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә.


Моннан башка Тукаевның иң зур хассасы* — заманның килешенә вә фикер мәйданына карап каләм йөртә белүедер.


…Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр. Аның шигырьләре, буыннан буынга калып, миллионнарча балаларыбыз тарафыннан ятланачак вә аның җанлы исеме мәңгегә онытылмаячактыр.

 

*Хасса — үзенчәлек.

 

Габдрахман Кәрам (1878—1947) — театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*