ТАТ РУС ENG

Гали АКЫШ Тукай турында…

Гали АКЫШ (1918–2011), Бөтендөнья татар лигасы мактаулы рәисе:


15 апрель көнне һәр ел саен, хәтерем ялгышмаса, 1920 еллардан бирле йола белән уздырабыз. 15 апрель – олы даһи шагыйребезнең үлгән көне булу сәбәпле, Тукайны искә алабыз. Мондый чараларның ватаныбызда да уздырылуын чын күңелдән телибез.
Тукай – безнең өчен Пушкин, Байрон, Шекспир, Гете, Мицкевич, Намик, Кәмаллар дәрәҗәсендәге олы шагыйрь һәм философ. Мисал өчен балалар әдәбиятын гына алыйк: Тукаебызның әдәби энҗеләре – “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кисекбаш” поэмалары, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Тынма, эшлә” шигырьләре, “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Өзелгән өмид” шигырьләре – шедевр.

 

(Чыганак: Ватаным Татарстан, 2006,  28 апр.).


Комментарий язарга


*