ТАТ РУС ENG

Гали ХАЛИТ Тукай турында…

Гали Халит (1912-1992) — әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, ТАССР ның һәм РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе:

Габдулла Тукай – милли әдәбиятларның яңа офыкларын һәм үсеш мөмкинлекләрен ачкан иҗатчыларның берсе. Алар ясаган ачышлар милли әдәбиятны мәңгелек сәнгати-эстетик кыйммәтләр белән баета. Тукайның күпкырлы иҗади мирасында, беренче чиратта, шигърияте шундый кыйммәткә ия булган. Аның бөек халык шагыйре дип танылуы иҗатындагы идея-сәяси мотивлар өчен генә түгел: ул тарихи борылыш, милли шигъриятнең сәнгати-эстетик үсешендә алга сикереш ясый алган. Тукайның иҗади мирасында, мәгълүм булганча, лирика зур урын били һәм ул аның көнбатыш белән көнчыгыш берләшүе, “җан үсешенә” ирешә алган психологизмның югары ноктасы булып тора.


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*