ТАТ РУС ENG

Гаяз ИСХАКЫЙ Тукай турында…

Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗадының көч-куәтене халыкның көченнән алып, халыкның кайгы-хәсрәтене, сөенечене халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз эчендә үзенең иҗад куәтене эретеп җибәреп, халык белән берләшкән, үзенең бөтен иҗадиятенең тамырларыны халыкның бу көненә генә түгел, кичәгесенә дә, аннан элеккесенә таба да җибәреп, халыкның барлыгы белән бергә тамырланган, төпләнгән. Халыкның баруы, яшәве белән Тукайның яшәве табигый рәвештә берләштерелгән.


Мен шуның өчендер ки, гыйльми әзерлеге урта, ятим, фәкыйрь егерме биш яшьлек Габдулла Тукай һичбер кемнең өндәве, димләвеннән башка, халкы тарафыннан сөелеп җитеп, киң халык катлавының эченә, рухына сеңеп, халык шагыйре булып өлгергәндер. Мен шул милләтнең күңеленә манчып кына каләмене тибрәткән өчендер ки, Тукайның шигыре зыялыларыбыз мохитендә генә булып калмаенча, авылга җитеп, урамга, кырга, басуга чыгып, киң халык катлавыбызның малы булып өлгергәндер. Вә бик кыска еллар эчендә аның шигырьләре көйләп-көйләп, халык җырларыбыз белән ярышып, аларның урыннарын тота башлагандыр.

 

* * *


Казан кулдан киткәннән бирле юксыллыкка, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы, моңы Тукайның үзенең шәхси кайгы-хәсрәте төсене ала вә Тукай милләт моңыны көйли торган, милләт бәхетсезлегене җырлый торган әллә никадәр шигырьләр мәйданга китерә, милли моңны шигыренең эченә ашлый. Ләкин ул мескен булып моңланмый, өмидсезләнеп зарланмый. Халыкның җылаганны сөйләгән вә тагы җылатканның соңында, киләчәктә тагы безнең урамда да бәйрәм булачакны, безгә дә кояш чыгачакны белдереп, зур өмид биреп, зафәрле* киләчәкне булганы кебек күрсәтә. Вә зур бер өмидчиллек уятып, яшь буынның алдында киләчәктәге бай, мул үзлек эченд үз тормышыны, үз иленең үзен кайтачагыны җанландырып, гәүдәләндереп бирә.

 

*Зафәр — җиңеп чыгу.

 

Гаяз Исхакый (1878—1954) — язучы, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*