ТАТ РУС ENG

Хәсән ТУФАН Тукай турында…

…Нинди аз яшәде ул! Ә нинди бөек легендар вакыйга булып калды аның кыска гомере! Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы: дөньяга аяк басуы белән ятим калган бу талантлы баланы халык кулдан кулга күчереп йөртә, туган иле аны үзенең йөрәге янында үстерә. Халыктагы мәгънәви байлыкларның барысын да үзенә җыя-җыя, бик кыска вакыт эчендә тормыш университетын үтә һәм үз чорының эрудицияле егете хәлендә иҗат мәйданына чыга. Халык үзенең бу бөек улын беренче адымнарыннан ук ышанычлы яклаучысы итеп, мәгънәви вәкиле итеп таный. Әдәбиятка Тукай белән бергә килгән дистәләрчә шагыйрьләр бар бездә. Ләкин Тукай тормышны үзгәртеп коруга үзендәге барлык көчне тулысынча багышлап, һаман арта барган иҗади илһам белән катнаша һәм башкаларның барыннан да югарырак күтәрелә. Тормышны үзгәртүгә актив катнашуы дөньяның, табигатьнең, халык җанының чиксез матурлыкларын тулы рәвештә үзләштерүенә ярдәм итә. Тукай, үзенә йөкләнгән миссиянең җиңел түгел икәнлеген яхшы белгән хәлдә, аны яна-яна, балкый-балкый үтәде.


Тукай — диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь ул. Без аны тулысынча белеп җиткергәнебез юк әле.

 

Хәсән Туфан (1900-1981) — шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның халык язучысы (1986), ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1996).

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*