ТАТ РУС ENG

Ибраһим ЙОСЫПОВ Тукай турында…

Ибраһим Йосыпов – каракалпак шагыйре:

Г.Тукай әсәрләре белән танышкан беренче көннән үк бөек татар шагыйре минем өчен иң яраткан шагыйрьгә һәм укытучыга әйләнде. Әле педагогика институты студенты булганда ук мин Тукайның күп кенә шигырьләрен яттан белә идем һәм аларны каракалпак теленә тәрҗемә иттем.
Тукай шигырьләренең һәр юлы бөртекләре тулып пешкән бодай башагына охшаган. Бу башакта бер буш бөртек, бернинди кибәк юк. Бодайдан пешкән икмәк кебек, Тукай шигырьләре дә барысы өчен баллы, барысы өчен аңлаешлы һәм кадерле. Чөнки Тукай шигъриятенең альфа белән омегасы – ул халык шигърияте, халыкның рухи тормышына дан җырлау, халыкның хыяллары һәм борчулары булды.


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*