ТАТ РУС ENG

Кави НӘҖМИ Тукай турында… 

Тукай иҗаты — татар халкының мәдәни үсешендә иң яхшы сәхифә.


…Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә татар халкының азатлык өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа, үзенчәлекле мәгънә, моң ишетәләр.


Тукай лирикасы хәзерге көндә дә үзенең дулкынландыргыч көчен бөтен тулылыгы белән саклый. Тукайның мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә дә дөнья әдәбиятындагы иң зур художниклар тудырган әсәрләр белән янәшә торырлык җәүһәрләр балкый.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*