ТАТ РУС ENG

Миклай КАЗАКОВ Тукай турында…


Миклай Казаков – (1918-1989) – мари шагыйре. Марий Эл Республикасы халык шагыйре (1960), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1951):

Казан татар мәдәнияте үзәге генә түгел, шулай ук мари мәдәнияте бишеге дә. Безнең әдәбиятка нигез салган Сергей Чавайн һәм беренче мари композиторы Иван Валандай нәкъ шунда тормыш юлына баскан. Безнең туган телебездә беренче китаплар Казанда басылган, чөнки Казан һәрвакыт безнең йөрәккә якын иде. Биредә без татар дусларыбызның шигырь һәм җырларын, һәм бигрәк тә Габдулла Тукайның гаҗәеп, гайрәтле сүзләрен ишеттек. Ул безне берләшергә, яңалык өчен уртак көрәшкә чакырды. Марилар һәм Татарстанның башка күршеләре дә бүген Тукайны үз кардәше итеп исәпли. Шуңа күрә Тукайның чын интернациональ шагыйрьгә әйләнүен шикләнмичә әйтеп була. Тукайның күп кенә әсәрләре мари теленә тәрҗемә ителгән. Безнең шагыйрьләр үз туган халкын тугандаш татар халкының бай мәдәниятенә тарту өчен бөтен осталыгын һәм талантын күрсәтте. “Шүрәле” әкиятенең генә дә ике варианты бар. Бүген Тукай безгә тагын да якынрак, кадерлерәк.


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


 

Комментарий язарга


*