ТАТ РУС ENG

Минтимер ШӘЙМИЕВ Тукай турында…

Татарстан Республикасы беренче Президенты Минтимер Шәймиев:
 

Барлык төрки һәм шәрекъ дөньясындагы татарлар өчен Тукайның никадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми. Димәк, Габдулла Тукайның да иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез, ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз.

Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды. Тукай кешеләр йөрәгендәге иң нечкә кылларны тибрәткән лирик та, җәмгыятьнең бозык чирләрен рәхимсез камчылаган әче сатирик та, заманның иң мөһим социалъ-сәяси күренешләрен ачып салган публицист та булды. Әдәбиятның халык бәхете һәм иреге өчен көрәш юлындагы әһәмиятен аңлап, ул реалистик милли шигърияткә нигез салды һәм күп кенә күренекле татар әдипләре, шагыйрьләре, композиторлары аны үз әсәрләрендә дәвам иттеләр һәм үстерделәр.

Рус әдәбияты классиклары А. С. Пушкинны һәм М. Ю. Лермонтовны үзенең остазлары дип санап, Тукай, халыкларны берләштереп торган бетмәс-төкәнмәс рухи кыйммәтләрне шигъри тел ярдәмендә татарларга да җиткерә алды. Аның: "Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл)", — дигән мәгълүм юллары татар һәм рус халыклары күпгасырлык дуслыгының шигъри манифестына әверелде.

Һәр чор бөек әдипләрнең яңа сыйфатларын ача, алар иҗатында үзләренә якын яңгыраш таба, Тукайның беренче әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте татар һәм Россиянеке генә түгел, бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, җыентыклары һәм аның турындагы китаплар йөзләрчә тапкыр басылды. Чын шигърият өчен бернинди чикләр юк. Ул нурларын һәркемгә һәм һәр тарафка юмарт сипкән кояш күк.

Танылган татар шагыйре Илдар Юзеевның мондый юллары бар:
Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,
Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә — Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

Чыннан да, Габдулла Тукай — татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул.


Комментарий язарга


*