ТАТ РУС ENG

Миркасыйм УСМАНОВ Тукай турында…

Миркасыйм Усманов (1934-2010) – тарихчы, археограф, язучы, ТАССР ның атказанган фән эшлеклесе:

Тукай үз иҗатында күп гасырлы татар һәм бөтен төрки шигъриятенең тәҗрибәсен гомумиләштергән; төрки шигърият аша иран-гарәп классикасы традицияләрен кабул иткән, ә ул традицияләр, үз чиратында, җирлеккә яраклаштырылган формада антик традицияләргә таянган. Безнең шагыйрьне әлеге чиксез шигърият дөньясы белән бәйләгән иң мөһим әйбер – ул гуманлык рухы, кешегә соклану хисе. Аның дөньяда лаеклы урыны турында уйлану. Күрәсең, тарихи чынбарлыктагы тетрәндергеч капма-каршылыклар йогынтысында меңьеллык Көнчыгыш шигъриятендә, фәлсәфи-әхлак мәгънәләре белән сугарылган тормыш күренешләренең кискен каршылыкларын сурәтләү алымнары пәйда булгандыр. Һәм шуңа күрә дә бу шигърияткә афоризмлык хас, ул һич көтелмәгән хикмәтле фикерләр белән таң калдыра, аксакалларча елмаю белән балкый, әмма аның астында ачы ирония яшеренгән була.
Тукай бу традицияне кабул итә һәм аңа колач җәя барган революция рухын өрә, гаҗәеп һәм кабатланмас яңа яңгыраш бирә.
Барлык төрки дөньяның һәм татар халкының бай шигърият тәҗрибәсен Тукайга билгеле бер рәвештә гомумиләштерергә туры килә. Һәм ул аны бары тик зур талант ничек эшли алган булса, шулай гомумиләштерә.

 

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*