ТАТ РУС ENG

Наҗар НӘҖМИ Тукай турында…

Наҗар Нәҗми (1918-1999) – Башкортстанның С.Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык шагыйре:

Без, һич шикләнмичә, – Тукайга кадәрге һәм аннан соңгы дөнья, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз. Без аның шигърият кояшы астында туганыбыз белән бәхетле.
Кешелек дөньясында төрле гаҗәеп ачышлар ясалган. Фәнни фикер көче фәнни закончалык көчләренә нигезләнгән. Мәсәлән, әгәр Ньютон җирнең тарту көче законын ачмаган булса, аны, берсүзсез, башка берәү ачар иде. Әмма әдәбиятта, сәнгатьтә андый закончалык юк. Пушкин язганны бары тик Пушкин гына яза алыр иде. Тукай язганны Тукайдан башка һичкем яза алмас.
Габдулла Тукай иҗаты шуның кадәр намуслылык һәм гаделлек, кыюлык һәм килешмәүчәнлек, үткенлек, шат күңеллелек һәм, шул ук вакытта һәр нәрсәдән канәгатьсез калу хисләр белән тулган ки, хәтта бер кешенең җаны шуның кадәрне ничек сыйдырганын күз алдына китерү дә авыр. Тукай – тормышның үзе кебек катлаулы. Бу бөтен нәрсәдә сизелә – аның шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә һәм әдәби осталыкка багышланган тәнкыйди язмаларында, сәяси памфлетларында да.
Мин Тукай турында яңа фикерләр әйтмим, ә үземне аның укучысы итеп исәпләгәнгә, күңел түрендәгеләр белән генә уртаклашам. Мине һәрвакыт сокландырганы һәм Тукай алдында хәзер дә тез чүктергән нәрсә – ул аның үзен җиңелгән дип хис иткәндә дә дөреслекнең күзләренә туры карый белүе…
Тукайның соңгы шигырьләреннән берсен, – гомер белән аерылышу вакыты килеп җитүен сизенеп, сазы бик аз уйнавы, җаны сүнә баруы турында язган шигырен укыганда йөрәк әрни. Тукай соңгы юлларны бик сагышлы тәмамлый: җанының җылысы кабер ташына китсет, иң ачы һәм иң баллы күз яшьләре шунда тамсын… Нәрсә бу? Йөрәк сызлавымы, яралы кош авазымы? Әйтүе кыен. Хәзер, Тукай гомеренең һәр елын анализлап, аның баш өстендә нинди яшеннәр яшьнәвен, нинди күкрәүләр яңгыравын күз алдына китерергә мөмкин. Әмма, әгәр Тукай “Шүрәле”не, “Су анасы”н һәм “Яңа Кисекбаш”ны язмыйча, бары тик шушы шигырен генә иҗат иткән булса да, ул безнең хәтердә калачак иде.
Тукайга пессимистлык ят булган. Тукайның: “Мин дипломат” дигән сүзләрен, шагыйрь компромисс, килешү мөмкинлегенә юл куйган дип аңларга кирәкми, бу сүзләр – ул үз халкының мәнфәгатен белдерүче вәкил дигәнне аңлата. Тукайның бөтен иҗаты дөнья язмышы, милләт язмышы турында уйлану белән тулы. Тормыштагы мохтаҗлык һәм авырлыкларга, кайвакыт шагыйрьне биләп алган күңел төшенкелегенә карамастан, аның тәүге һәм соңгы юлларына кадәр барысы оптимистлык, халыкка ышаныч белән сугарылган.
Тукай җыр белән үләчәкмен, фәрештәләрне күргәндә дәшми калмамын, дип юкка гына әйтмәгән. “Без китәбез, сез каласыз…” дип җырларга вәгъдә иткән. Тукайның гомере бер мизгел кебек үтә. Аңа бирелгән вакыт бик кыска була, әмма ул туктаусыз эшчәнлектә уза. Һәм бу эшчәнлеге үзенең җимешләрен бирде. Тукай һәм аның позиясе – мәңгелек хәрәкәттә.    

 

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*