ТАТ РУС ENG

Насрулла ДАВРОН Тукай турында…


Насрулла Даврон – үзбәк шагыйре:

1927 елның 17 августында төп мәктәпне тәмамлагач мин үземнең киләчәк укуым турында киңәшләшү өчен мәрхүм әтиемнең дусты Исмаил Әфгани йортына Әфганбог кышлагына кайттым. Бу вакытта аның өендә урта яшьләрдәге ябык кына кеше утыра иде. Хуҗа мине үзенең кунагы белән таныштырды һәм бу танылган шагыйрь-революционер Хәмзә диде. Исмаил Әфгани белән әңгәмә барышында Хәмзә үзбәк һәм дөньяның башка әдәбиятлары турында сөйләде, һәм Габдулла Тукай турында аеруча дулкынланып фикерен белдерде. Хәмзә фикеренчә, Тукай – татар халкы өчен табигатьнең бөек бүләге. “Бу вакыткача татар әдәбиятында әле мондый күренекле шагыйрьнең булганы юк иде. Тукай татар әдәбиятында мәңгегә бөек шагыйрь булып калачак. Татар шигъриятендә киләчәктә мондый бөек шагыйрь барлыкка килерме, мин белмим”, — диде ул.
— Әйе, — дип җавап бирде Хәмзәгә Исмаил Әфгани, — Тукай татар әдәбиятының солтаны, безнең үзбәк әдәбиятында Әлишер Навои кебек.
Хәмзә Тукай шигъриятенең татар гына түгел, ә үзбәк халкы өчен дә әһәмияте турында сөйләде. Аның үлемсез юлларын искә төшерде:
Бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Хәмзәне тыңлаганнан соң минем күңелемдә Габдулла Тукайга бөек мәхәббәт хисе барлыкка килде. Мин гомерем буена Тукайның ялкынлы шигырьләре белән илһамланып, аның әсәрләрен укыдым.


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


 

Комментарий язарга


*