ТАТ РУС ENG

Николай ШУНДИК Тукай турында…

Николай Шундик (1920-1995) – рус язучысы:

Тукай үз халкының язмышына якты комета булып бәреп керде. Һәм мондый данлыклы ул үстергән татар халкы аны илебезнең барлык халыкларына бүләк итте. Габдулла Тукай кебек кыйммәтле асылташны татар халкы туфрагыннан 1905 елның вулканлы көчләре кузгатып чыгарды дип әйтергә була. Тукайны социаль темалар борчый, аның рухы азатлык, мәгърифәтчелек гуманистик идеяләренә таяна. Габдулла Тукай халыкчан һәм милли шагыйрь. Һәм шуңа күрә дә әйберләр диалектикасы буенча караганда ул интернациональ шагыйрь. Кешелеклелек кыйммәтләрен алга сөргән Габдулла Тукай кебек затларның исеме безнең көннәргәчә килеп җитүе милләтләр якынаюына ярдәм итә. Язмыш аларга кешеләрне үз халкының рухи хәзинәләрен ачарга чакыру бурычын йөкләнгән. Аларның иҗаты ачык йөрәк белән теләгән барча кешене якты йортка аяк басарга чакыра, ишек, тәрәзәләрне ача, ә йорт хуҗасына “Никадәр күбрәк бүләк итсәң, шуның кадәр бай булырсың”, — дип хәбәр итә.

 

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*