ТАТ РУС ENG

Олжас СӨЛӘЙМАНОВ Тукай турында…

Олжас Сөләйманов, казах язучысы:

Казан электән үзенең катлаулы һәм ямьле рухи образы белән дала ягы хыялын дулкынландыра иде, гасыр башында Габдулла Тукай да шуның аерылгысыз өлеше булды. Унтугызынчы гасырда, татар халкының демократик мәдәнияте күтәрелгәндә, Казан казахларның фикерләрен һәм хисләрен тартып торган урыннарның берсе иде. Казанда күп кенә казах язучыларының беренче әсәрләре басылды. Абайның туган телендә тәүге китабы Казанда чыкты. Казахстанда татар әдәбияты тәрҗемәсез укылды. Һәм бу үтеп керә торган, рухландыра торган йогынтыда закончалык бар. Без күптән түгел совет казах шигъриятенә нигез салучылар Сакен Сәйфуллин, Ильяс Джапсугуров, Солтанмәхмүт Торайгыровның тууына 90 ел тулуны билгеләп үткәндә, алар иҗатына, бигрәк тә башлангыч чорда Тукай сазы нинди йогынты ясавы турында ассызыкладык, алар аның шигырьләрен яттан белгән.
Безнең күбебез, шул исәптән мин дә, әйтә алабыз: безнең акыл, рухи байлыгыбызда Тукайның, татар мәдәниятенең дә өлеше бар.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*