ТАТ РУС ENG

Шәхесләр Тукай турында

Фәтхи БУРНАШ Тукай турында…

Тукай — үзенең шигърияте белән инкыйлабка кадәр килгән шагыйрьләр дөньясының атасы булып калачак шагыйрь. Үз дәверендә үк һәм үзеннән соң килгән шагыйрьләр арасыннан бик күбесенең Тукай мәктәпчесе булып китүләре дә моңа шаһит булачак.   (Чыганак:...

Сәйфи КУДАШ Тукай турында…

Мин татар шагыйрьләреннән, Тукай шикелле, үзе өчен тормышта зәмин* әзерләгән, ихтыяҗ туган бер вакытта мәйданга килгән башка бер шагыйрьне белмим. Татар һәм башкорт әдәбиятлары тарихында мин бу чорда, Тукай кебек, халыкка йогынтылы булган һәм үзенең тарихи бурычларын...

Гали РӘХИМ Тукай турында…

Тукаев шикелле, аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр… Төрле халыкларның  әдәбият тарихларын актарып карасак, без аларның һичберсендә , Тукаев шикелле, тиз арада «халык шагыйре» булып киткә н...

Әмин ЗӨБӘЕРОВ Тукай турында…

Габдулла Тукай беренче башлап минем сәхнә телемне ачты, мин аның йөрәккә якын, тирән тәэсирле, көчле шигырьләрен йотлыгып укый идем. 1908—1909 елларда Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» һәм «Мужик йокысы» дигән шигырьләрен мәктәп сәхнәләрендә яттан сөйләдем. Бу...

Сәгыйть СУНЧӘЛӘЙ Тукай турында…

Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) — шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.   Тукай куәтле иде… Нинди козырьлар алдында да «мин»леген кимсетми, горурын, гыйззәте нәфсен җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карамый иде… Тукай башта ук...

Фатих СӘЙФИ-КАЗАНЛЫ Тукай турында…

Һәрбер халык тарихының иң гүзәл сәхифәләре шул халыктан үзләрен халыкның сәгадәте өчен корбан иткән каһарманнары белән генә була. Менә безнең Тукаебыз да татар тарихының ае, ае гына да түгел, кояшы иде. Ул үзенең милләте өчен...

Фәхрелислам АГИЕВ Тукай турында…

 Фәхрелислам Агиев (1887-1938) — язучы, журналист, балалар өчен уку ярдәмлекләре авторы:   Тукай милләт адәмнәре өчен милләт атасы иде. Милләткә хезмәт итү аның өчен бар эштән дә артык, бар эштән дә ләззәтле, бар эштән дә...

Җамал ВӘЛИДИ Тукай турында…

Тукайны шигырь дөньясында берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде. Аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа исем вә шөһрәт бирде. Ул инде китте. Ләкин аның кечкенә гәүдәсе генә китте....

Галимҗан ИБРАҺИМОВ Тукай турында…

Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле*  рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки, татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була**. Бу шагыйребез көннә-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар...

Фатих ӘМИРХАН Тукай турында…

Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа...