ТАТ РУС ENG

Сәйфи КУДАШ Тукай турында…

Мин татар шагыйрьләреннән, Тукай шикелле, үзе өчен тормышта зәмин* әзерләгән, ихтыяҗ туган бер вакытта мәйданга килгән башка бер шагыйрьне белмим. Татар һәм башкорт әдәбиятлары тарихында мин бу чорда, Тукай кебек, халыкка йогынтылы булган һәм үзенең тарихи бурычларын аңлап, ышаныч белән иҗат иткән икенче бер зур талантлы шагыйрьне әйтә алмыйм.


Каты авыру кеше үзен дәвалап үлемнән коткарып калган табиб алдында бөтен гомере буена бурычлы булып яши. Безнең заман яшьләре өчен дә Тукай бер шигъри пәйгамбәр — табиб иде. Бабич сүзләре белән әйтсәк, ул безне уятты, юатты, дәвалап мәгънәви терелтте һәм өйрәтте дә. Менә шуңа күрә без Тукайны чиксез яраттык, хөрмәт иттек һәм үзебезнең гомерлек шигъри остазыбыз итеп таныдык.


Барысыннан да элек, минем кебек, Тукайны укып күзен ачкан һәм шуның әдәби мәктәбенең бер шәкерте буларак Әдәбиятка килгән карт буын башкорт язучылары да, исән булсалар, шушы фикерне әйткән булырлар иде.


Җиде яшьлек чагыңда әлифба өйрәткән кешең, җитмешкә җтткәч, сиңа остаз була, диләр. Мин төрле милләтләрнең бик күп өлкән язучыларыннан өйрәндем. Ләкин аларның берсе дә миңа Тукай кебек якын, аңлаешлы һәм өлге булмады. Чөнки Тукайның язмышы да, яшәгән һәм иҗат иткән шартлары да миңа һәм минем замандашларыма уртак язмыш иде. Туган халкының тугры баласы Тукай халык язмышы, халык мәнфәгате өчен намуслы хезмәттән һәм халыкны изгән кара көчләргә каршы көрәштән башканы белмәгән. Бик авыр шартларда җиң сызганып иҗади эшкә керешкән егерме яшьлек Тукай гомеренең соңгы көненә кадәр тулы булмаган сигез ел вакыт эчендә алты-җиде газета-журналга мөхәррирлек иткән. Үз халкының тормышын һәм заманын чагылдырган үлемсез әсәрләр язып калдырган. Мәктәпләр өчен дәреслекләр төзегән, халык иҗаты буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып барган. Мен  шуңа күрә дә мин Тукайның зур фидакарьлекләр белән тулган бик кыска гына гомер юлын үзен аның әдәби шәкерте дип исәпләгән язучылар өчен бер университет дип саныйм.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


 

Комментарий язарга


*