ТАТ РУС ENG

Семен ЛИПКИН Тукай турында…

Семен Липкин (1911–2003) – рус шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992):

Без Тукайның даһилегенә таң калабыз. Аның даһилегенә гаҗәпләнү белән берлектә, без шул ук вакытта бу даһинең бик тиз үсеп җитүенә гаҗәпләнәбез. Чөнки бит безнең белүебезчә, асылда бу — бик яшь шагыйрь. Тукайның, үзе яшь егет кенә булса да, укучы алдында, туган халкы алдында җаваплылык тоюына да гаҗәпләнергә кирәк. Ул эстрада уңышының карнаваллы шөһрәт кыңгыраулары, цирк шалтыравыклары белән кызыксынмаган. Ул халык өчен язган. Шуңа күрә аның зур булмаган томында татар кайгысы, татар күзаллавы, татар юморы, татар уйлары, татар көнкүреше, татарның киләчәккә омтылышы яши. Һәм аңарда шул татарлык яшәгәнгә, ул гомумкешелек шагыйренә әйләнде, бу башкача мөмкин булмас иде.
Мин инде күп еллар Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче шагыйрьләр төркеменә керәм. Бу эш безнең барыбызга да зур шатлык китерде. Тәрҗемәләргә без күп көч куйдык. Һәм бу хезмәтләр, дөресен әйтергә кирәк, һәрвакыт уңышка китерде дип әйтеп булмый. Тукай юлларында язылганнарны тәрҗемә итү авыр түгел. Ә менә юллар арасында язылганны, шагыйрьнең йөрәген һәм халыкның йөрәген тәшкил иткәнне тәрҗемә итәргә бик авыр. Минемчә, безнең алда һаман да шушы бурыч тора – аның барлык кайнар фикерләре тулылыгы белән чын Тукайны ачып бирергә. Һәм бу – халыклар арасындагы тагын да зуррак дуслыкны аңлатачак.

     
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*