ТАТ РУС ENG

Суфиян САФУАНОВ Тукай турында…

Суфиян Сафуанов – әдәбият белгече, тәнкыйтьче, БАССР ның атказанган фән эшлеклесе:

Тукайга үз мөнәсәбәтен белдермәгән, аңа күңел түрендәге шигъри юлларын багышламаган бер генә башкорт шагыйре дә юктыр. Аларның күбесе дөньяга Тукай күзләре белән караган сыман.
Кеше үзен шәхес кебек таный башлагач, аңарда сүз хисе, гүзәллек хисе, намус һәм вөҗдан хисләре барлыкка килгәч, һәр татар кешесе кебек, һәр башкорт кешесенең дә җанына һәм йөрәгенә Тукай үтеп керә. Халыкның рухи тормышында шагыйрьнең урыны шуның белән билгеләнә. Аның иҗат җимешләре башкорт шигъриятенә тәэсир итү көче дә шуның белән билгеләнә.

Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*