ТАТ РУС ENG

Янис СУДРАБКАЛНС Тукай турында…

Янис Судрабкалнс (1894-1975)- латыш шагыйре, публицист, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Латвиянең халык шагыйре:


Бу көннәрдә мин дулкынлану һәм тирән ихтирам белән Габдулла Тукай шигырьләрен һәм поэмаларын укыдым.
Аның тавышы чып-чын караңгы патшалык заманнарында яңгыраган һәм, кызганычка, бик иртә өзелгән, ләкин аның аһәңе әле дә үзенә җәлеп итә.
Шагыйрьнең язуы мәгънәле, анда — сәнгатьчә чынбарлык, язу рәвеше үзенчәлекле. Бөтен наданлыкка һәм дини фанатиклыкка каршы юнәлтелгән сатирасы камчыллы. Менә шагыйрь хәзер дә яшәсә иде, юбилеен бәйрәм итсә иде.
Тукай шигърияте данлыклы китаплар арасында сакланыр. Безгә еллар аркылы караган егетнең матур йөзе һәр халык, бөтен кешелек үзенең азатлык сәгатен көтеп алуы турындагы фикерләрне уята.  

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


 

Комментарий язарга


*