ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

«Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» Дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе Татарстанның Әтнә районы Олы Әтнә авылында урнашкан. 2014–2015нче уку елында техникумда 590 студент, 94 хезмәткәр исәпләнелә. Техникум бинасының гомуми мәйданы 11830 кв. м. тәшкил итә, биредә – уку-лаборатория бүлмәләре, ашханә, спортзал, тулай торак бар.

Тукай авыл хуҗалыгы техникумы ТАССР Министрлар Кабинетының 1966 елның 23 маендагы 279нчы карары белән оештырыла, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 1986 елның 6 августындагы 463нче карары белән «Тукай» совхоз-техникумына үзгәртелә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2001 елның 6 августындагы 871нче карары белән «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» Федераль дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе исемен ала, ТР Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 апрелендәге 163нче карары нигезендә «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә.

Техникумның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Уку йорты «Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы», «Авыл хуҗалыгы механизациясе», «Ветеринария» белгечлекләрен әзерли, шулай ук пешекче, кондитерга укыта.

Комментарий язарга


*