ТАТ РУС ENG

Көнчыгыш Казахстан татарлары

Семипалатинск тарихи үлчәм буенча әле яшь шәһәр, аңа Петр I Указы белән 1718 елда нигез салына, ул Иртыш елгасы яры буенча салынган беренче кирмән була.

Семипалатинск шәһәре тарихы беренче көннәреннән үк татарлар белән бәйле. Танылган төрколог В.В.Радлов (1837–1918) та үз заманында: Иртыш буе татарлары күп гасырлар элек шушы җирләргә кысрыклап чыгарылган татар кавемнәреннән тора, дип язган. Татарларның бер өлеше XV һәм XVII гасырларда Урта Азиянең көньяк ханлыкларыннан күченә, ә соңрак аларга Идел буе татарлары килеп кушыла. Идел буе татарларының Көньяк Себергә килеп төпләнүенә төрле сәбәп бар. Шулардан – хакимиятнең руслаштыру сәясәте көчәюе, шул ук вакытта хакимиятнең империя чик буе районнарында яшәүче халык санын арттырырга тырышуы.

Семипалатинск татарларының күбесе сәүдәгәрлек һәм сәнәгатьчелек белән шөгыльләнгән, җитеш тормышта яшәгән. Семипалатинскида бүгенге көндә дә шәһәрнең көнчыгыш өлешен Татар ягы дип атап йөртәләр. Бу – заманында иң таза тормышлы район саналган.

Элек Семипалатинскида казах милләте аз санда була. XX гасыр башында халыкның күп өлешен татарлар тәшкил итә. 1882 елның 15 мартында Семипалатинскида халык саны алу үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча, халыкның 22,8 процентны татарлар дип күрсәтелә.

Шәһәрнең Татар бистәсен электән мәчетләр бизәп торган. Төньяк–көнчыгыш Казахстан мәчетләре Урта Азия мәчетләреннән татар архитектурасы белән нык аерылып тора. Бүгенге көнгә XIX гасырда салынган берничә мәчет сакланган. Аларның берсе – ике манаралары мәчет, аны җирле сәүдәгәрләр Сөләйманов, Абдышев, Рафиков, Халитов акчасына 1858–1862 елларда төзегәннәр.

Семипалатинск шәһәре татарлары Иртыш буенда сәнәгать тармагын үстерүгә зур йогынты ясаган. Мәсәлән, сәүдәгәр Б.Рафиков сабын кайнаткан, 2 гильдия сәүдәгәре К.Абдышев туңмай җитештерүен җайга салган. Сәүдәгәр С.Мусин 1890 елда Семипалатинскида беренче механикалаштырылган (пар белән эшли торган) тегермән сафка бастыра. Күп кибетләр тоткан Мусин Россиянең хәтта Мәкәрҗә ярминкәсендәге бәяләргә йогынты ясый алган.

Мусиннарны Иртыш елга флотына нигез салучылар да дияргә була. Алар XIX гасырның 80нче елларында Иртыш буенча сәүдә корабларын йөртергә хыялланган. 1908 елларда югары Иртыш пристаньнарында 46 пароход, 87 баржа исәпләнсә, аларның өчтән бер өлеше Латыйф Мусинныкы булган. Йөк корабларыннан тыш, Иртыш буенча Мусиннарның пассажир пароходлары да йөргән.

XIX гасырның сиксәненче елларында Семипалатинск өлкәсендә, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, попечительләр оешмалары һәм җәмгыятьләре төзелә. XX гасыр башында Семипалатинскида 70тән артык хәйрия оешмасы теркәлгән. Аларның эшчәнлегендә татарлар актив катнашкан. Шулай итеп күп кенә татар исемнәре шәһәр тарихына кереп кала. (Әйтик, Рафиков урамын соңрак Фрунзе урамына үзгәртелә). Ширияздан Рафиков, Муса Халитов, Мөхәммәт–Гәрәй Мөсәгыйтов, Садыйк Рафиков, Мөхәммәт–Вәли Хәмитов, Исхак Габдулҗаббаров һәм башкалар – Попечительләр җәмгыятьләренең мактаулы әгъзалары була.

XX гасыр башында укучы яшьләр һәм татар зыялылары көче белән шәһәрдә “Мәдәният” исемле татар театр җәмгыяте оештырыла. Шәһәрдәге беренче “Ярыш” футбол командасын да татар яшьләре ача.

Инкыйлаб, гражданнар сугышы һәм совет чоры татар дөньясы тормышына сизелерлек үзгәрешләр кертте. Семипалатинск татарлары һәрвакыт үз мәдәниятен сакларга тырышты. 1959 елда шәһәрдә  татар түгәрәге оештырылып, концертлар, кичәләр уздырылып торды. Әлеге түгәрәк Габдулла Тукайның 73 еллыгына багышланган концерт үткәрде.

Семипалатинскиның Татар иҗтимагый үзәге 1989 елда эшли башлый. Аның беренче рәисе Мәхмүт Абдулкәримов була. Татар телен, мәдәниятен, традицияләрен торгызу, тарихи Ватаннары – Татарстан белән элемтәләрне ныгыту бурычы куела. 1998 елда Семипалатинскида Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы уза.

Бүгенге Семипалатинскиның йөзек кашы – татар сәнгать мәктәбе. Заманында финанс кыенлыклары аркасында күп кенә уку йортлары ябылырга мәҗбүр булганда шәһәрнең татар юнәлешле музыка мәктәбе дә шундый куркыныч астында кала. Мәктәпне саклау өчен Семипалатинск активистлары  Татарстанның ул вакыттагы  президенты Минтимер Шәймиевкә һәм Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать итә (Нурсолтан Назарбаевның әнисе татар булуын да билгеләп үтәргә кирәктер).

Бүгенге сәнгать мәктәбендә татарлар гына түгел, казах, рус һәм башка милләт балалары да укый. Алар барысы да татар телендә җыйрлый, Казахстан, Татарстан, Украина, Япония, Швеция, Америкада узучы фестиваль һәм бәйгеләрдә катнаша. Үзенең уңышы белән мәктәп Габделхак Ахунҗановка – күренекле сәнгать әһеле, Семипалатинск Татар иҗтимагый рәисенә бурычлы. Ул “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле, “Истәлек” фольклор–этнография ансамбле белән дә җитәкчелек итә. Габделхак Ахунҗанов “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеменә ия.

semipalatincki_obchestvenni_tsentr
Семипалатинск Татар–иҗтимагый үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган стенд

semipalatincki_ulitsa_tukaya
Семипалатинск шәһәрендә Габдулла Тукай урамы

semipalatincki_ulitsa_tukaya-2
Семипалатинскида Габдулла Тукай урамы
(Ә.Юнысова фотолары, 2010 ел)

Комментарий язарга


*