ТАТ РУС ENG

Шыгырдан авылында Тукай урамы

Шыгырдан – Россиянең Чуашстан Республикасы Батыр районындагы иң зур татар авылларыннан берсе. 583 гектар җирне биләп торган әлеге авылда 5 меңнән артык кеше яши, барлыгы – 1478 шәхси хуҗалык исәпләнелә.

Шыгырданга 1620 еллар азагында нигез салынган. Бу якларга Касыйм ханлыгыннан йомышлы татарлар килеп урнашкан. 1708 елда Петр I керткән губерна реформасы вакытында Казан губернасы оештырыла, ә 1770 елда 13 өяздән торган Сембер наместниклыгы барлыкка килә. Шыгырдан авылы Буа өязенә керә. 1868 елда авылда 2276 кеше исәпләнелә. 1920 елда Шыгырдан Чуашия автоном өлкәсенә кертелә (1925 елдан – Чуашия АССР).

Легендар очучы Валерий Чкалов Шыгырдан авылыннан РСФСРның Югары Советы депутаты итеп билгеләнгәннән соң 1939 елда авыл Чкалов исемен йөртә башлый. 1994 елның 19 гыйнварында Чуашстан Республикасы Югары Советы Президиумы Указы белән Шыгырданга тарихи исеме кайтарыла.

Шыгырданда җиде мәчет эшли. Аның җиденчесе 2010 елның 20 июнендә ачыла. Өч сәхабә исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчет Изге Болгар җирендәге борынгы җимерек Җәмигъ мәчет бинасына охшатып төзелгән. Яңа мәчеткә Мөхәммәт пәйгамбәрнең Идел буе җирләрендә ислам динен тараткан сәхабәләре хөрмәтенә «Өч сәхабә мәчете» дип исем кушыла.

Шыгырдан авылындагы Габдулла Тукай урамының бер очы Өч сәхабә мәчетенә чыга.

shigirdan_sabantuy-003
Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылы

shigirdan004
Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылы

shigirdan0010
Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылы

shigirdan0011

Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылы

098
Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында Габдулла Тукай исемен йөрткән урам

097
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

shigirdan001
Шыгырданда Габдулла Тукай урамының бер очында 2010 елның 20 июнендә ачылган Өч сәхабә исемендәге яңа Үзәк Җәмигъ мәчете урнашкан
089
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

096
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

094
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

090
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

092
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

093
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы

091
Шыгырданда Габдулла Тукай урамы
shigirdan0014
2011 елның 19 июнендә Шыгырданда II Бөтенроссия авыллар Сабан туе узды
shigirdan_sabantuy-19-06-2011_138
2011 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды. Шыгырданда 2011 елның 19 июнендә узган Сабатуйда Габдулла Тукай кунак булды – Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов шагыйрь образында бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Габдулла Тукайның шигырен укыды
shigirdan0032
Сабантуйны ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарды
shigirdan0033
Сабантуй кунаклары «Туган тел» җырын аягүрә тыңлады
shigirdan0029
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

shigirdan0027
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

shigirdan0022
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

shigirdan0039
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

shigirdan0013
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

shigirdan0012
Шыгырданда Бөтенроссия авыллар Сабан туе–2011

Комментарий язарга


*