ТАТ РУС ENG

Башкарма (1933 ел) Тукай

1914 елның апрелендә Тукайга багышлап чыгарылган «Ил» гәзитенең*
махсус санына ия булган кардәшләребездән аны башкармабызга җибәрүләрен
үтенәбез. Бу гәзит, файдаланылганнан соң, ияләренә кайтарылып биреләчәк.


*«Ил» гәзитенең — «Ил» гәзите С.-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә
нәшер ителә. Бу очракта сүз 1913—1915 елларда Гаяз Исхакый һәм
М.А.Мәүләмбирдиев (Нәҗип Гасрый) мөхәррирлегендә басылган «Ил»
(С.-Петербург) гәзите турында бара.

(Башкарма. Тукай. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 2 нче санында «Башкарма» исеме белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*