ТАТ РУС ENG

Әмрулла Аги Истанбул хәбәрләре (1976 ел)

Бөек вә милли шагыйребез Габдулла Тукайның үлүенә 62 ел уңае белән
җәмгыятебез клубында 10 май көнне матур бер кичә үткәрелде. Кичәдә
якташларыбыз күпчелеге кат­нашу белән янәшәдә Алманиядән ялга килгән
Тукай клубын төзүчеләрдән Фәрит Аги һәм хатыны Гайшә ханым, Ерак Шәрыкъ
мөһаҗәрәт хәятыбызның Харбин шәһәрендә яшь­ләр төзелешләрендә эшләп,
яшьләрне оештыруда күп көч куйган Маһинур Латыйф ханым һәм Әнкарадан
килгән мо­сафирлардан башка Истанбулдагы «Хөррият» гәзитеннән дә
журналистлар килделәр.

Кичәнең программы алдан тәкъдим ителгәнгә күрә, мохтәсиб ачу чыгышыннан
соң җәмгыять рәисе Фәрит Бичури көннең әһәмиятен һәм җәмгыять
эшчәнлеген ачыклаган кыска бер доклад ясады. Аеруча бу кичәне оештыруда
ярдәмнәре булган доктор М.Алукайга, хатын-кызлар рәисе Равилә
Му­сабайга, билетларны таратуда күп көч куйган Бибинур Дәвешигә, милли
уеннарыбызны әзерләүдә һәм идарәсендә зур тырышлык куйган Әнкарадан
Рәсим Бәгъдәшига, чәй мәҗ­лесен әзерләгән һәм ярдәм иткән
ханымнарыбызга һәм лоте­рея өчен кулдан бәйләнгән шәл бүләк иткән
Фатыйма Җәнгизбайга рәхмәтләрен белдерделәр.

Һәр ике пианистыбызга уңышлар теләп тәбрик итәбез. Аннан соң
балаларыбыз чыгышын оештыруга зур көч куйган Гөлсәрән Садыйк ханымга да
рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

(Истанбул хәбәрләре. «Казан»
журналының 1976 ел, 16 нчы санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган.
Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст күрсәтелгән басмадан
алынган. 
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

 

Комментарий язарга


*