ТАТ РУС ENG

Әнкара хәбәрләре (1975 ел) 

23 апрель көнне җәмгыять бинасында Милли бәйсезлек, Балалар бәйрәме һәм
милли шагыйребез Габдулла Тукайны искә алуны берлектә котладылар. Зөһрә
Кирүш ханым 23 апрельдәге әһәмиятле темага чыгыш ясады, җәмгыятьнең
рә­исе Садия Кирүш ханым да ачылыш тантанасында чыгыш ясады. Балалардан
төзелгән хор 23 апрельгә бәйләнешле җырлар җырладылар һәм шигырьләр
укыдылар. Гаяз Ак­чура аккордеонда һәм Нәгыймә Сәзгән мандолинада уйнап
тордылар. Аеруча кечкенә кызлардан төзелгән фольклор ансамбле фольклор
уеннарын югары осталык белән баш­кардылар һәм килгән мосафирлар
тарафыннан ярату һәм хуплау белән алкышландылар. Төркемдә булганнар:
Эль­мира Кодаки, Наилә Моззафар, Нәгыймә Сәзгән һәм Нурия Айгөннәр.


Аннан соң Тукайны искә алу көне дә ясалды һәм Зөһрә ханым Тукайның
балалар өчен язылган шигырьләре һәм аның әһәмияте хакында доклад
сөйләде. Соңыннан Тукай шигырьләре һәм җырлары җырланды. Бөтен
балаларга бү­ләкләр биреп, аларны сөендерделәр. Ханымларның китер­гән
затлы ризыклары белән җәмгыять әгъзаларын хөрмәт­ләделәр, эчемлекләр
эчтеләр һәм көн шатлык белән тәмам булды.

 

(Әнкара хәбәрләре. «Казан» журналының 1975 ел, 15 нче санында имзасыз басылган. Тө­рекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*