ТАТ РУС ENG

Габделкәрим Рәхим Милли шагыйрьгә багышлап (1943 ел)


Хөрмәтле бөек шагыйребез Губдулла Тукай хакында «Милли байрак»
җәридәсендә ничә еллар буена төрле мәүзугъта мәрхүмнең тәрҗемәи хәле
һәм иҗаты мөкәммәл рә­вештә язылып килгәндер. Бинаән галәйһи, бу урында
аның тәфсиләтенә керешергә ихтыяҗ юктыр. Ләкин бөек шагый­ребезнең
вафат булуына утыз ел үтү мөнәсәбәте илә мәр­хүмне ядкарь һәм ихтирам
кылу йөзеннән түбәндәге берни­чә җөмләне сызып үтәм.

Мәрхүм шагыйребез Тукай төрк-татар шагыйрьләренең иманы, тел вә
әдәбиятыбызны зиннәтләүче бик сирәк табыныла торган бер остаз иде.
Үзенең кыска гына бер гомер парчасында аз гына заманда төрк-татар тел
вә әдәбияты олуг бер маддә җәүһәр илә зиннәтләде. Милләтенең яшь
буын­нарына бетмәс-төкәнмәс зур бер дәүләт һибә итеп дөнья­дан кичте.
Аның шигырьләре галәм әһелләренең күкрәкләрене ялтырата, күзне
нурландырадыр. Ул мөбарәк, гомумән, безнең милләт әдәбиятыбызга зур бер
байлык инсан итте.

Бу көнгә кадәр Тукайның мәгънән шәкертләре булган мөһаҗәрәттәге
яшьләребез күңелләрендә кайнап чыккан ди­ни, милли хисләр вөҗүдкә
ашырган моңлы шигырьләре «Милли байрак» җәридәсендә 7 ел дәвамында
язылып кил­де вә язылып тормактадыр.

«Милли байрак»та язылып тормакта булган бу шигырь­ләр халыкларыбызның
күңелләрендә бер нурлы кызыксы­ну тудырды вә сөелеп укылдылар һәм
укылмактадырлар. Мәзкүр шигырьләр диңгезгә яуган ягъмур тамчылары гаиб
булган кеби югалып, гаиб булып китмәсеннәр өчен бу шигырьләрне бу санда
бер җиргә җыеп, китап буларак ба­сып чыгару мәтлубтыр. Бу китап чит
илдәге халыклары­быз өчен бердәнбер җан азыгы булачак һәркайсы да
мәгалмәмнүниять акчаларны биреп, бу китапларны алачаклар­дыр. Бу
шигырьләрнең китап буларак басылуы горбәттәге шагыйрьләребезнең
дәртләрен арттыру, рухларын күтәрүдә хезмәт итү белән бәрабәр. Алар
өчен аз гына бер нәрсә булса да, мөкяфәт урынына да туачактыр. Шулай ук
мөһаҗәрәттәге халыкларыбызга укыр өчен күңел таянычы бер китап та булыр
иде. Мәркәз башкарма гәзитендә милли мәк­тәп дәреслекләре бастырырга
махсус тупланган акча булса, шундый кирәкле әдәби китапларны
бастырырлык аерым бер фонд, тәәссефкә каршы, мәркәзебездә юктыр.
Ихтимал ки, бәгъзе бер дәүләти сәүдәгәрләр бу китапның басылу мәсарифен
бөтенләй үз өстләренә алулары да мөмкиндер.

 

Җәридә — гәзит.
Бинаән галәйһи — шул сәбәпле, шуңа күрә.
Һибә итү — бүләк итү.
Гаиб булу — югалу.
Мәтлубтыр — сораладыр.
Мәгалмәмнүниятъ — шатланып.
Мөкяфәт — бүләк.
Тәәссефкә каршы — кызганычка каршы.
Мәсариф — чыгым.

Габделкәрим Рәхим — Сингишу шәһәрендә яшәүче төрк-та-тарларның имамы. Милли хәрәкәттә актив катнашкан.

(Габделкәрим Рәхим. Милли шагыйрьгә багышлап. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 18 нче (345) (1 май) санында Габделкәрим Рәхим имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


Комментарий язарга


*