ТАТ РУС ENG

Хәбәрче Хайларда Тукай көне (1939 ел)

15 апрель Тукай көне мөнәсәбәте белән ул көнне Хайлар төрк-татар мөселман мәктәбендә укулар булмады.
Ошбу көнне аерым сызып үтү, халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алуның
әһәмияте безнең милли-мәдәни хәя­тыбызда никадәре зур урын тотканлыгын
яшүсмерләребез­гә яхшырак аңлату фикере белән вә бөек шагыйребезнең
вафатына 26 ел тулу уңае белән мәктәп һәйәте тәгълимиясе тарафыннан
көндез сәгать 2 дә бөек шагыйребезне искә алу мәҗлесе ясалды.
Мәзкүр мәҗлескә мәхәлләнең могтәбәр әгъзалары да рәс­ми рәвештә дәгъвәт
ителгәннәр иде. Шәкертләрнең ата-аналары вә яшьләр белән мәктәп залы
шыгрым тулы иде.
Мәҗлеснең рәсми кыйсеме сәхнәдә үтәлеп, Ниппон, Манҗу-Тиго, дини вә
милли байракларыбыз белән бизәлгән сәх­нәнең уртасында мәрхүм
шагыйребезнең зур итеп эшләнгән рәсеме мәҗлескә аерым бер матурлык бирә
иде.
Мәктәпнең мөдирәсе Зөһрә туташ Күгүш мәҗлесне ачып, көннең әһәмиятен вә
тупланышның максатын халыкка аң­латкач, шәкертләр тарафыннан Коръән
укылып, бөек ша­гыйребезнең рухына багышланды.
Моннан соң Габдулла Тукайның тәфсилле тәрҗемәи хә­ле, мәктәпнең югары
сыйныф шәкертләре: Афзал Тинеш, Әдип Таһир, Шәүкәт Айгынин, Шәүкәт Сохи
һәм Газиз Агилар тарафыннан бүленеп, бик осталык белән сөйләнде.
Зөһрә туташ Күгүш «Тукай — халык шагыйре», «Тукай теленең хосусияте», «Соңгы зарлары» мәүзугъларында мәгърузә ясады.
Мәгълүм Шаһәгъзам әфәнде Кирүш «Тукайда милли хис» мәүзугында мәгърузә ясады.
Соңрак әдәбият бүлеге ачылып, шәкертләр тарафыннан бер-бер артлы Тукайның энҗе бөртекләре зур осталык бе­лән сөйләнделәр.
«Тукай маршы» җырланганнан соң, мөдирә туташ тара­фыннан мәҗлеснең ябылуы игълан ителде.



Һәйәте тәгълимия — укыту комиссиясе.
Мәзкүр — югарыда күрсәтелгән.
Кыйсем — өлеш.
Ниппон — Япония.
Мәүзугъларында мәгърузә ясау — темаларында чыгыш ясау.

(Хәбәрче. Хайларда Тукай көне. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 48 нче (156) (13 октябрь) санында «Хәбәрче» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. 
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*