ТАТ РУС ENG

Җәүһәр Туганай Финляндия хәбәрләре (1976 ел)

— Садрый Хәмит тарафыннан чыгарылган «Ак юл» мәҗ­мугасының 59 нчы саны
Габдулла Тукайның тууына 90 яшь тулуга багышлап нәшер ителде.
— Хельсинки шәһәрендә Тукай кичәсе уздырылды.

Җәүгәр Туганай — Ә.Кәримуллинның «Язмыш, язмыш» ки­табында Гәүһәр
Туганай рәвешендә бирелгән, «Казан» журналында Җәүһәр буларак басылган.
Җәүһәр Туганай (1911— ?), шагыйрә. Самарада туган. «Азат хатын»
журналында (Казан, 1969) берничә шигыре басыла.

 Садри
Хәмит — Садри Хәмит (1905 — ?), шагыйрь һәм язучы. Чыгышы белән
Россиядән, Яңапар авылыннан. Сәүдә белән дә шөгылләнгән. 1967 — 1977
елларда «Ак юл» гәзите чыгара. Бары 63 саны дөнья күрә.


(Җәүһәр Туганай. Финляндия хәбәрләре.
«Казан» журналының 1976 ел, 17 нче санында Җәүһәр Туганай имзасы белән басылган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*