ТАТ РУС ENG

*** («Казан» журналының 1975 ел, 14 санында имзасыз басылган) 

* * *


Җәмгыятебезнең мәдәни эшчәнлегеннән булган Тукай ис­тәлек көнен апрель
аенда үткәрү мөһим. Бу кичәне бөтен әгъзаларыбыз Казан төрк әдәбиятының
онытылмас кояшы Габдулла Тукайга лаеклы бер рәвештә (формада)
оештыры­луын телиләр. Моның өчен дә бу кичәдә Казан төркләренең
театрыннан, фольклорыннан һәм милли ашларыбыздан мосафирларыбыз
үрнәкләр күрсәтү теләкләрен белдерделәр. Бөтен эшләнмәләрне оештыру
өчен бигрәк тә хатын-кызлар белән яшь әгъзаларның олы ярдәменә ихтыяҗ
бар. Аеруча апрель аенда балаларыбыз өчен 23 апрель Балалар бәйрә­мен
матур итеп билгеләп үтү, май аенда газап чигүче анала­рыбыз көне булган
Аналар көне, аларны гүзәл бер шәкелдә котларга телибез. Язда һәм җәен
җәмгыять әгъзаларыбыз өчен кырга һәм диңгезгә чыгарга, аеруча
тирә-юньне тану йөзеннән туристик сәяхәт ясау теләгебез җәмгыятебезнең
мә­дәният эшчәнлегенә бәйләнешле, һәммәсен белгән кебек «Ка­зан»
мәҗмугасы таратуны дәвам иттерүдәдер. Мәҗмуганы бастыруда һичбер матди
ярдәм буларак шартлар тудыруда эшләгән якташларыбызга никадәр рәхмәтләр
әйтсәк тә аз­дыр. Фольклорыбызны Төркия тарафында танытыр өчен ТРТ
белән мөнәсәбәт урнаштыру кирәк булды. Истанбул радиосыннан теләсә
нинди бер программада Казан төрклә­ре фольклор музыкасын билгеле
вакытларда радиодан та­рату өчен мөрәҗәгать тә ителгән иде.
Җәмгыятебезнең зур мәсьәләсе булган җирле проблеманы хәл итү өчен
рәисебез Әхмәтвәли Мәңгәр бәйнең җитәкчелегендә эшкә керешергә булынды.
Максатка ирешү өчен бөтен членнарыбызның да матди ярдәм итүләренә
ихтыяҗыбыз бардыр. Үтенечебез: взнос бурычлары булган членнарыбыз иң
кыска вакытта бу­рычларын түләсеннәр иде.

Сүземне тәмамлап, чакыруыбызга килгән бөтен член һәм якташларыбызга рәхмәтемне белдерәм.



… рәисебез Әхмәтвәли Мәңгәр бәйнең… — Ибраһимов Әхмәт Вәли улы
(1891-1978), татар эшмәкәре, ме­ценат, Ерак Шәрык милли хәрәкәтен әйдәп
баручыларның берсе. 1938 елдан Төркиядә яши

(*** «Казан» журналының 1975 ел, 14 санында имзасыз басылган. Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*