ТАТ РУС ENG

М.Ф. Тукай өчен

Тулды инде утыз ел да

Синең вафат булуыңа;

Бүген милләт дога кыла

Синең газиз рухыңа.


Төште иртә бик […]*

Алтын каләм ак кулыңнан;

Ни эшләргә чарабыз юк,

Килә язмыш бер Ходадан.


Язган моңың — шигырьләрең —

Үзең өчен түгелдер.

Аңлый алса безнең халык,

Бар да милләт өчендер.

 

Яшьли бигрәк, бигрәк яшьли

Ташлап киттең безне син.

Арабызда рух йөрде,

Ләкин үзең түгел син.

 

Узды инде бик күп вакыт,

Үтәр әле күп еллар;

Бәхетсезгә, бәлки, безнең,

Туар синдәй шагыйрьләр.


Төрк-татарың горурланып

Торганы тик син идең.

Милләтне нурландырып

Тотканы да син идең.

 

Ят син инде тынычланып,

Булсын газиз рухың шат.

Милләтең дә синең тиздән

Булыр тыныч (вә) рәхәт.


*Микрофильмда сүз танылмый.


("М.Ф. Тукай өчен". «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 1 май 8 нче (345) санында «М.Ф.» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. Галим И.Мансуров бу тәхәллүсне Рәшит Рәхмәти Аратныкы булуын яза. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*