ТАТ РУС ENG

Мәктәп мөхбире Хайларда Тукай көне (1943 ел)


Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу истәлеге,
яшьләребезнең күбесе Хайлардан читкә китү­ләре сәбәпле, 14 апрельдә
үткәрелде.

Бу мәҗлес мәктәп һәйәте тәгълимиясе вә яшьләр түгәрә­ге белән берлектә
ясалган дүрт бүлектән гыйбарәт иде: 1 нче көнгә — гаид мәгърузәләре, 2
нче — мәктәп бүлеге, 3 нче — чит урта мәктәпләрендә укучы шәкерт бүлеге
һәм яшьләр түгәрәгенең аң-белем тарату бүлеге.

Мәҗлесне алып баручы итеп Тукай һәйәтләре тарафын­нан милли идарә рәисе могавине Фатыйх әфәнде Илбәк сайланган иде.

Мәҗлес мәктәп бинасында кичке сәгать бга тәгъйин ител­гән иде. Сәхнәдә
мәрхүм шагыйрьнең рәсеме күренеп тора, сәхнәнең алды Ниппон, Манҗу-Тиго
һәм үзебезнең милли байракларыбыз белән бизәлгән иде.

Мәҗлес рәисенең кереш сүзе белән ачылды. Әбрар хәз­рәт Акбирде
тарафыннан Коръән укылып, мәрхүм шагыйре­без Габдулла Тукай вә
мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхрет­дин хәзрәтләренең рух Шәрифләренә
багышланды.

Байрак­ларга хөрмәт күрсәтү рәсмияте үтәлде. Корбан булган гас­кәриләр бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле яшьләр түгәрәге рәисе мо­гавине Шәфигулла
әфәнде Хаҗи тарафыннан укылды. Мәк­тәп мөдире Фатыйма ханым Акчура
«Тукай вә балалар», Ма­һинур Акбирде «Тукайны күмү мәрасиме», Зөһрә
ханым

Кирүш
«Төрк-татар әдәбиятының кояшы — Габдулла Тукай», Әхмәтсафа әфәнде Аги
«Вафатына утыз ел тулу уңае бе­лән», Зиннәт туташ Нурмөхәммәт «Тукайны
искә алганда», Хәдичә ханым Күгүш «Тукайны искә алу», Шаһәгъзам әфәнде
Кирүш «Тукайны искә алу», Зөһрә Сизгән «Тукай — халык эшчесе», Килтан
Таһири «Бөек шагыйрьгә баглап», Рокыя туташ Сиракляз «Тукай вә милләт»
мәүзугындагы мәгърузәләр укыдылар.

Мәктәп шәкертләре бүлеге «Тукай маршы»н күмәкләп җырлау белән башланды.
«Шагыйрьгә» шигыре сөйләнде. Тукай шигырьләреннән «Үз-үземә», «Туган
тел», «Пар ат», «Эш», «Туган авыл» сөйләнделәр. Ике шәкерт тарафыннан
«Иртә» җырланды. «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт», «Су анасы», «Бала
белән күбәләк» җанлы күренешләрдә күрсә­телделәр. Шәкертләр программасы
«Васыятем»не күмәк­ләп җырлау белән тәмам булды.

30 нчы югары халык мәктәбендә укучы шәкертләребез «Тәэсир» вә «Өзелгән
өмид» шигырьләрен җырлап алкыш-ландылар. Аерым чыгышларда «Ике иптәш
арасында» һәм «Сөекле шагыйрьгә» үтәлде. Тукай көйләре кыллы
корал­ларда уйналды.

«Аң-белем тарату һәйәте» тарафыннан хәзерләнгән 4 нче бүлектә дә
шагыйрьнең «Кемне сөяргә кирәк?» — Зөһрә ханым Кирүш, «Нигә үлдең,
Тукай?» — Рокыя Айгыйин, «Ка­занга китү» — Зиннәт Нурмөхәммәт,
«Сабыйга» Азат Сохи һәм Фатыйха Күгүшләр тарафыннан бик матур итеп
җыр­ландылар. Югары мәктәп шәкертләреннән Әнвәр Аги Кәман да «Васыятем»
көен оста уйнап алкышланды.

Сәхнә бүлекләре тәмам булгач, мәҗлес рәисе Фатыйх әфәнде Илбәк шушы
истәлекне вөҗүдкә китерүче һәйәтләргә рәхмәтләрен белдерде. Шушы
мәҗлескә мәгърузәләр вә Тукай шигырьләрен сөйләп катнашкан оешмабызның
туп­лануына аерым рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә милләте­без эченнән
Тукай кебек дамелланың чыгуын теләп сүзен тәмам итте.

Гомумән, милли шагыйребезне искә алу мәҗлесе картыбыз-яшебез, бала-чага
бергә тупланган хәлендә мәктәп бина­сы шыгрым тулы булып, бөек хиссият
эчендә узды. Җыел­ган халык, бик мәмнүн булып, сәгать 10да таралды.

 


Могавин — урынбасар.
Тәгъйин ителү — билгеләнү.

 

(Мәктәп мөхбире. Хайларда Тукай көне. «Мил­ли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында «Мәктәп мөхбире» имзасы белән басылган. Текст шуннан алын­ган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*