ТАТ РУС ENG

Мөхбир Тукайның утыз еллыгы Синкин җәмгыя­тендә (1943 ел)

Синкин Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте ида­рәсе бөек шагыйребез
Габдулла Тукайның үлүенә утыз ел тулуны истәлек мәрасиме белән билгеләп
узды.

Әлегә кадәр идарәбезнең үз йорты булмау сәбәпле, мил­ли барлыгыбыз
белән баглы булган шундый көннәребез вә милли дини бәйрәмнәребезне
төрле җирдә үткәрергә туры килеп, оешма тормышыбызга кирәкмәгән
уңайсызлыклар туа торган иде. Шул кимчелекләрне каплар өчен идарә
иҗарәгә булса да йорт алырга карар итеп тәшәббескә кереште. Вә
әгъзаларның күбрәге яши торган Коаунчинзеда (Синкинның бер урамы) бер
йорт алып, шуны яхшылап төзәт­терде һәм җәмгыять өчен кирәк булган
җиһазлар алды. Җәм­гыятебезнең бинасын ачу мәрасимендә илебезнең атаклы
шагыйре Габдулла Тукайның истәлеге көнен дә уздырырга ка­рар кылынды.

Истәлек кичәсе 15 апрельдә уздырылып, кичәгә барча әгъ­заларыбыз
килгәннәр вә милли хәрәкәтебез белән кызык­сынучы ниппонлы дусларыбыз
да тәшриф ителгәннәр иде. Шулар арасында: Си-ху-хой оешмасыннан мәркәз
бүлеге­нең башлыгы Яма-сан, аның ярдәмчесе Дауви-сан, полис мөдирияте
әҗнәби бүлеге башлыгы Иссаси-сан бар иде.

Идарә йортыбыз яшәдегебез илләренең һәм үзебезнең мил­ли байрагыбыз
белән бизәлгән түргә урта бер җирдә бөек юлбашчыбыз Гаяз әфәнде
Исхакыйның рәсеме эленгән. Як-якка Габдулла Тукай, мөфти Ризаэтдин бине
Фәхретдин хәз­рәтләре, Шәркый Асиядәге мөфтиебез мәрхүм Мәдъяр хәз­рәт
Шәмгуниның рәсемнәре куелган вә Тукайның ялкынлы сүзләре язылып куелган
иде.

Истәлек кичәсенә барлык әгъзалар катнашсыннар өчен, шул көнне бөтен
төрк-татар кибетләре өйләдән соң ябылып, көндез сәгать 5тә җәмгыять
рәисе Фәссахетдин әфәнде Гыйльмани мәҗлесне ачты. Башта идарә
йортыбызның ачылу рәс-мияте үтәлеп, шуннан соң бөек шагыйребезгә
багышланган истәлек мәрасиме үтеләчәге игълан ителде. Галинур әфәнде
Мөхәммәтҗан Коръән укыды, дәүләте тәгъзыйм рәсмияте үтәлде. Бөек Шәркый
Асия сугышында корбан төшкән ка­һарман ниппон гаскәрләре хөрмәтенә бер
дәкыйка тынлык сакланды. Идарә рәисебез йортыбызның ачылу шатлыгын
бүлешергә килгән кунакларга рәхмәт укыды. Әгъзалары­бызны ачылган
бинабыз янында берләшеп хәрәкәт итәргә чакырды. Идарә кятибе Әмрулла
әфәнде Аги әгъзаларны идарә йортының ачылуы белән тәбрик итте. Милли
хәрәкә­тебез вә дөньяның бүгенге барышы хакында сөйләде. Боль­шевик
хәрәкәте һәм англо-саксон хуҗалыгы кулындагы мө­селманнарның аяныч
вазгыятьләренә тукталды. Яшьләрнең милли тәрбияләренә игътибар итәргә
тиеш булу хакында һәм киләчәгебез өчен милли хәрәкәтебездә нык булуның
әһә­миятен аңлатып, бүгенге сугышта Ниппонның вә мөттәфикъларының җиңеп
чыгуларын теләде. Галинур әфәнде Мөхәммәтҗан үз бинабызның ачылуы белән
котлады вә дини рухны куәтләндерергә чакырды. Яшьләр түгәрәге рәисе
За­һидулла әфәнде Ишкин яшьләрнең идарә йорты янында берләшәчәкләрен вә
моңа кадәр хәрәкәтсез яшәгән яшьләребез­нең яңа ачылган […](бу урында сүз танылмый)
йөрәктән котлауларын белдерде. Та­һирә ханым Кодаки сүз алып, идарә
йорты ачылуын тәбрик итте. Идарә рәисе һәм идарә кятибенә бу эшне
вөҗүдкә чы­гаруда бик күп хезмәт сарыф итүләрен, безгә ирек бирүдә
хөкүмәт даирәләренә тәшәккерләрен белдерде. Яшьләрне берлеккә чакырып,
милли хәрәкәтебезгә ят булган фикер­ләрдән ерак булырга үтенде вә
ялкынлы нотыгын Тукайның милләтебезгә каратып әйткән сүзләре белән
бетереп, халык тарафыннан алкышланды. Шуның белән идарә йорты ачы­луга
каратылган сүзләр тәмам булып, Габдулла Тукай истә­легенә күчелде.

Галинур әфәнде тарафыннан Коръән укылып, савабы ша­гыйребез Габдулла
Мөхәммәдгариф углы Тукай һәм вафа-тына апрельнең 14ендә җиде ел тулган
мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхретдин җәнапларының рухларына багышланды.
Идарә кятибе Габдулла Тукай һәм Ризаэтдин бине Фәхрет­диннәрнең
тәрҗемәи хәлләре һәм халкыбызга калдырган кыйммәтле мираслары хакында
мәгълүмат бирде.

Моннан соң әдәбият бүлеге башланып, яшьләр күмәге тарафыннан шагыйрьнең
үз әсәрләреннән «Өзелгән өмид» һәм «Милли моңнар» җырланды. Фәризә,
Фәгыйлә Аги ту­ташлар һәм Шамил әфәнде Таһирлар «Уянмас йокы»ны
көйләделәр. Вәли Рамазан, Шамил Таһир «Егет белән кыз»ны бик оста итеп
башкардылар. Шәкертләрдән Камил Гыйльмани «Чын вә Ялган»ны, Зәкиулла
Мигрин «Эш»не сөйләп алкышландылар.

Ханымнар тарафыннан кунакларга чәй тәкъдим ителде. Чәй дәвамында
балалар тарафыннан Тукай шигырьләре сөй­ләнде. Бигрәк тә 5 яшьлек
Зөләйха Арыслангәрәй, 4 яшьлек Рәшидә Аги һәм 2 яшьлек Фуад Агиларның
чыгышлары туктаусыз алкыш белән каршы алындылар.

Ахырда идарә кятибе сүз алып, йортны иҗарәгә алуда һәм аны төзәтү вә
кирәк яраклар белән тәэмин итүдә матди-мәгънәви булышлыгы зур булган
идарә рәисенә рәхмәтләр укыды һәм идарәнең рәис әфәндегә ике мең гоби
бурычлы икәнлеген белдерде. Бу — безнең халыкның оешма эшләре илебездә,
мөһаҗәрәттә дә, фәкать үз җилкәсендә генә яшә­гәнлеген сөйләп, шушы
мәҗлестә үк әлеге бурычны каплар өчен иганә җыярга тәкъдим ителде.
Идарә рәисе үзе 500 гоби иганә итүен игълан итте. Моңа башка әгъзалар
да катнашып, шул арада бер мең сигез йөз ун сум акча тупланды.

Заһидулла Ишкин, Шакир Хәмидуллалар 250, Хәсән Арыслангәрәй, Хөсәен вә
Әмрулла Агилар 200, Исмәгыйль Кямкин 100, Галинур Мөхәммәтҗан, Нуретдин
Һадиулла, Си­раҗетдин Кодакилар 50, Фатыйх Рамазан 30, Әмрулла,
Сә­гыйдә Диүшләр, Хәмзә Бирики (Фосин) 25, Габдеррахман Асан, Гали
Айгын (Кирин), Гариф Әхмәд 20 — барлыгы 1810 гоби.

Яңадан чәйгә утырылды. Кичә милли моң эчендә 11 сәгать ярымга кадәр
дәвам итте. Рәис әфәнде кунакларга вә мәҗ­лесне корышкан ханым һәм
туташларга рәхмәт укып тупла­нышны япты.

Иҗарә — аренда.
Тәшәббескә керешү — эшкә тотыну.
Тәшриф ителү — чакырылу.
Әҗнәби бүлеге — чит ил кешесе, бу очракта чит ил гражданнары
белән эшләү бүлеге.
Дәүләте тәгъзыйм — дәүләтне хөрмәтләү, олылау.
Мөттәфикъ — союздаш.
Вөҗүдкә чыгару — барлыкка китерү.
Тәшәккер — рәхмәт.

(Тукайның утыз еллыгы Синкин җәмгыя­тендә. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. 
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*