ТАТ РУС ENG

Татар мөһаҗирләре Тукай турында

Зөфәр Мөхәммәтшин Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай

КЕРЕШ СҮЗ Г.Тукайга багышланган башка басмалардан аермалы буларак, җыентыкта бөек шагыйребез турында милли мөһаҗәрәтебезнең— эмигрантларның төрле матбугат органнарында басылган истәлек язмалары һәм хәбәрләре тупланган. Моңарчы киң даирә китап укучыларга билгеле булмаган бу материаллар күпләрнең дикъкатен...

Минһаҗ Даһи Тукайны искә алу

Һәр милләтнең була йолдызлары, Һәр милләтнең була зурлары, Һәр милләтнең була халкын сөйгән Каһарманнары, батыр уллары. Тукай да бит безнең якты йолдыз, Тукай да бит безнең улыбыз. Караңгыда якты нурын чәчкән Абдулла да безнең зурыбыз....

Сания Ишыкай Габдулла Тукайга 90 яшь тулу уңае белән

Тарих сәхифәләре ничә онытылмас исемнәре белән тулгандыр, Кыска вакыт гомере белән болардан бере дә Габдулла Тукайдыр. Ул туксан елдыр күңелләрдә яшәгән, янә яшәячәктер, Халкының кояшы, нуры, мәңгелек символы һәм баш таҗыдыр. Мәмләкәт мәхәббәте, бәйсезлекне ишетү...

Шаһвәли Келәүле Илдәр Ил йолдызы

  Әнә офык аша балкып тора Якты йолдыз — илнең бизәге. Карап аңа күңел моңга тула, Җыламыйча йөрәк түзәме? Ил йолдызы диеп без таныйбыз Сине, бөек шагыйрь, бу көндә. Сызган юлларыннан һәм карыйбыз Син торасың...

Шаһвәли Келәүле Илдәр Тукай эзеннән

Кич белән беркөн Ватанга Мин дә киттем уйланып. Ник Тукай ямьле Казанга Юлда барган моңланып? Мин шулай да юнәлсәм Туп-туры илгә карап, Һич Тукайсыз ямь табалмыйм, Сүзләрен алам талап. Иң бөек халык шагыйре, Кайда ул...

Солтан (Әхмәт Виргаз) Шагыйрьгә

Китсә дә еллар агып, Картаймый аның җырлары. Чөнки анда яңгырыйдыр Халкыбызның моңнары.   Кайнап чыккан мәгърур ут диңгезен Йөзеп чыктың илнең юлында. Кара тормыш, золмәт арасында, Йолдыз кордың изге юлыңда… Куркытмады көчле, яшь шагыйрьне Куркынычлы...

М.Ф. Тукай өчен

Тулды инде утыз ел да Синең вафат булуыңа; Бүген милләт дога кыла Синең газиз рухыңа. Төште иртә бик […]* Алтын каләм ак кулыңнан; Ни эшләргә чарабыз юк, Килә язмыш бер Ходадан. Язган моңың — шигырьләрең...

Солтан (Әхмәт Виргаз) Тукай рәсеменә

Әй, татар, күрәмсең, Моңлы карыйдыр күзләре. Әй, татар, беләмсең, Бу шагыйрь — ил корбаны. Илле яшь тулды аңар, Картаймый аның җырлары. Ялтырап анда ятадыр Халкыбызның моңнары. Аңлата алмабыз халкыбызның Аһларын, моң-зарларын. Җырлый алмам мин аларның...

Шаһвәли Келәүле Илдәр Габдулла Тукайга

Безгә калдырдың, шагыйрь, син мәгънәви бетмәс азык, Якты нур кебек мәңге сүнмәс җанлы шигырьләр язып. Халкыбызның тормышында күп җитешсезлек табып, Юк, алай түгел, болай, дип, якты юллар күргәзеп. Милләтнең тәмам сүнеп барган вакытта пыр тузып,...

М.Х.Ф. Тормыш сагышы (Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулды)

Шигырь — күңелдәге уйлардан сыгып чыгарылган бер уч тормыш. Шагыйрь — үзенең йөрәгеннән ташыган уйларны калыплап, аларны, йөрәк каны берлә буяп, кояш күзенә чыгаручы. Уйлар. Алар үзләре дә җиңел түгел. Көннәрне — айлар, айларны еллар...