ТАТ РУС ENG

Татар мөһаҗирләре Тукай турында

*** («Казан» журналының 1975 ел, 14 санында имзасыз басылган) 

* * * Җәмгыятебезнең мәдәни эшчәнлегеннән булган Тукай ис­тәлек көнен апрель аенда үткәрү мөһим. Бу кичәне бөтен әгъзаларыбыз Казан төрк әдәбиятының онытылмас кояшы Габдулла Тукайга лаеклы бер рәвештә (формада) оештыры­луын телиләр. Моның өчен дә бу...

Әмрулла Аги Истанбул хәбәрләре. Тукай кичәсе (1974 ел)

Казан төркләре мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте тарафыннан 1974 елның 26 май көнендә җәмгыять клубында милли шагыйребез Габдулла Тукай вафатының 61 елы тулу уңае белән бер истәлек көне уздырылды. Истәлек кичәсендә Истанбул һәм Әнкарада яшәүче...

Америка хәбәрләре (1973 ел) 

1973 елның 29 апрелендә җәмгыять рәисе хөрмәтле Са­лих Апакайның гадәти оста эшчәнлеге белән Тукай кичәсе үткәрелде.   (Америка хәбәрләре. «Казан» журналының 1973 ел, 10 нчы санында имзасыз басылган. Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган....

Мөхбир Тукайның утыз еллыгы Синкин җәмгыя­тендә (1943 ел)

Синкин Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте ида­рәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның үлүенә утыз ел тулуны истәлек мәрасиме белән билгеләп узды. Әлегә кадәр идарәбезнең үз йорты булмау сәбәпле, мил­ли барлыгыбыз белән баглы булган шундый көннәребез вә милли...

Мөхбир Манжуриядә утыз еллык (1943 ел)

Ошбу 15 апрельдә, Манҗуриядә Идел-Урал төрк-татарлары милли идарәсенең карары буенча, мәктәп шәкертләре тарафыннан шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән әдәбият кичәсе ясалды. Мәктәп шәкертләре тарафыннан укылган Коръәннең са­вабын мәрхүм Габдулла Мөхәммәдгариф углы...

Мөхбир Бөекләребезне искә төшергәндә (1943 ел)

Апрель ундүрте, унбише һәм унсигезе Идел-Уралның бө­екләре хатирәсе белән багланганлыктан, бу көннәр Нагоя Идел-Урал төрк-татар мөселманнары мәдәният җәмгыяте ка­рамагындагы милли мәктәптә аерым рәвештә сызылып узыл­дылар. Апрельнең 14ендә илебезнең бөек галиме һәм мөфтисе Ризаэтдин бине Фәхретдин...

Мәктәп мөхбире Хайларда Тукай көне (1943 ел)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу истәлеге, яшьләребезнең күбесе Хайлардан читкә китү­ләре сәбәпле, 14 апрельдә үткәрелде. Бу мәҗлес мәктәп һәйәте тәгълимиясе вә яшьләр түгәрә­ге белән берлектә ясалган дүрт бүлектән гыйбарәт иде: 1 нче...

Габделкәрим Рәхим Милли шагыйрьгә багышлап (1943 ел)

Хөрмәтле бөек шагыйребез Губдулла Тукай хакында «Милли байрак» җәридәсендә ничә еллар буена төрле мәүзугъта мәрхүмнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты мөкәммәл рә­вештә язылып килгәндер. Бинаән галәйһи, бу урында аның тәфсиләтенә керешергә ихтыяҗ юктыр. Ләкин бөек шагый­ребезнең...

Тыңлаучы Харбинда (1939 ел)

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте белән Харбин Идел-Урал төрк-татар яшь­ләр түгәрәге 15 апрельдә кич сәгать 5тә Тукай истәлеге хөр­мәтенә радиоконцерт бирергә булган иде. һәм шул хакта телеграммалар белән Мукден, Гизин, Синьзян,...

Хәбәрче Хайларда Тукай көне (1939 ел)

15 апрель Тукай көне мөнәсәбәте белән ул көнне Хайлар төрк-татар мөселман мәктәбендә укулар булмады. Ошбу көнне аерым сызып үтү, халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алуның әһәмияте безнең милли-мәдәни хәя­тыбызда никадәре зур урын тотканлыгын яшүсмерләребез­гә яхшырак...