ТАТ РУС ENG

Татар мөһаҗирләре Тукай турында

Берлинда Тукай кичәсе (1939 ел) 

Халык шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 15 ап­рельдә 26 ел тулу мөнәсәбәте берлә Берлиндагы милләттәш­ләребез Тукай кичәсе ясап үттеләр. Бу мәҗлес «Милли юл» идарәсе тарафыннан эшләнеп, мәҗлескә үз ватандашлары­быз чакырылган кеби башка төрк кабиләләреннән мөмәссилләр дә...

Мәхрусә Вафа Тампереда Габдулла Тукай кичә­се (1939 ел)

Идел-Урал төрк-татарларының олуг шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте берлә Финлян­диянең Тампере шәһәрендә Тампере төркләр берлеге тара­фыннан зур күләмдә, гаять дәрәҗәдә уңышлы бер Тукай кичәсе уздырылды. Кичәдә Тампереда яшәүче бөтен мил­ләттәшләр — яше-карты,...

Мөхбир Кобеда (1939 ел)

15 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте белән Аяринкай бинасында Әсгад әфәнде Әхтәмнең җитәкчелегендә Тукай кичәсе узды­рылды. Кобе Идел-Урал җәмгыяте рәис могавине Газиз әфәнде Гали Тукайга каратылган сүзләре белән мәҗлесне ачып,...

Мукденда (1939 ел) 

Мукден Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте ка­рамагындагы яшьләр түгәрәге 15 апрельдә Тукай көне уңае белән мәктәп бинасында кич махсус бер тупланыш ясады. Җәмгыятьнең карты, яше, мәктәп шәкертләренә кадәр җые­лып беткәч, түгәрәкнең рәисе Солтан әфәнде Аети тупланыш­ның...

Мөхбир Тукай көне. Харбинда (1939 ел)

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу көне Харбин мәхәлләсендә самими вә күтәренке бер һава эчендә билгеләнеп үткәрелде. Шагыйрьне искә төшерү мәрасиме апрельнең 15ендә көн­дез сәгать 2дә мәктәбе «Гыйният» укучыларының тупланы­шы белән башланып китте....

Яшь истикъляльче Каһирәдә Тукай көне (1938 ел)

Без, Әл-Әзһәрдә укучы* Идел-Ураллы шәкертләр, саныбыз күп булмаса да, милли көннәрне сызып үтәбез. Шул җөмләдән бу ел апрельнең 15ендә бөек шагыйребез Габдул­ла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте берлә, бу бөек көнне сызып, бер мәрасим...

Хәбәрче Тампереда Тукай кичәсе (1938 ел)

Бу ел апрельнең 15ендә сөекле шагыйребез Габдулла Ту­кайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте берлә Финляндия­нең Тампере шәһәрендә яшәүче төрк-татарлар, олуг шагыйрь­ләрен искә алып узар өчен, гаять гүзәл вә тантаналы бер Тукай кичәсе уздырдылар. Тампереның зур...

Үтәмеш. Айсылу. Киҗү мөхбире. Фозан мөхбире. Углан Габдулла Тукайның 25 еллыгы (1938 ел)

Габдулла Тукайның 25 еллыгы Мукден Идел-Урал җәмгыятендә, Хайлар дини-милли мәктәбендә, Киҗү Идел-Урал оешмасында, Фозан милләтчеләрендә, Харбин мәхәлләсендә.   Үтәмеш Мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу уңае белән Мукден Идел-Урал җәмгыяте тарафыннан 15 апрельдә...

Минһаҗетдин углы. Мөхбир. Айсылу Тукай көне (1937 ел)

Минһаҗетдин углы Тукай көне Нагояда: Нагояда Идел-Урал төрк-татар мөселманнары­ның мәдәният җәмгыяте карамагындагы дини-милли мәк­тәптә 15 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның ис­тәлеге уздырылды. Мәктәп шәкертләре тарафыннан Коръ­ән укылып, мәрхүм шагыйребезнең газиз рухына багышлан­ды. Аннан соң мәктәп...

Мөхбир Тукай кичәсе (1937 ел)

Мукден Идел-Урал җәмгыяте идарәсе, яшьләр түгәрәге вә хатын-кызлар түгәрәге һәм мәктәп шәкертләренең ишти-ракы белән 25 апрельдә мәктәп бинасында шагыйребез Габ­дулла Тукайга багышланган кичә ясалды. 14 апрельдә мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхрет­дин хәзрәтләренең вафат булуының еллык...