ТАТ РУС ENG

Сания Ишыкай Габдулла Тукайга 90 яшь тулу уңае белән

Тарих сәхифәләре ничә онытылмас исемнәре белән тулгандыр,

Кыска вакыт гомере белән болардан бере дә Габдулла Тукайдыр.

Ул туксан елдыр күңелләрдә яшәгән, янә яшәячәктер,

Халкының кояшы, нуры, мәңгелек символы һәм баш таҗыдыр.


Мәмләкәт мәхәббәте, бәйсезлекне ишетү аның шигырьләрендә,

Халкыны болар белән туендырды милли рух алгарышларында.

Хәтерләрне бизәкләде, зиһеннәрне ныгытышты Тукай,

Танылып хөрмәтләнде, сөелде, халкы күңелендә мәңгеләште Тукай.
 

Туксан елдыр аңа, рухларда бәрабәр, иртәгесе көн дә бәрабәрдер,

Еллар соңында да халкының күңелендә янә ул милли лидердыр.

Үлмәде, үлмәячәк улан,* мәңгеләшкән бер даһидыр ул, 

Бөек шагыйрь, язучы, миллиятчелектә исә Илаһига тиңдер ул.

 

 *Улан – булган.

 

("Сания Ишыкай. Габдулла Тукайга 90 яшь тулу уңае белән". «Казан» журналының 1976 ел, 17 нче санында Сания Ишыкай имзасы белән басылган. Шигырьне төрекчәдән сүзгә-сүз төзүче-автор тәрҗемә итте. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*