ТАТ РУС ENG

Шаһвәли Келәүле Илдәр Габдулла Тукайга


Безгә калдырдың, шагыйрь, син мәгънәви бетмәс азык,

Якты нур кебек мәңге сүнмәс җанлы шигырьләр язып.

Халкыбызның тормышында күп җитешсезлек табып,

Юк, алай түгел, болай, дип, якты юллар күргәзеп.

Милләтнең тәмам сүнеп барган вакытта пыр тузып,

Ялтырап чыктың кояш кебек, безнең өскә нур сызып.

Милли егылган халыкка зур ышаныч кергезеп,

Моңлы, җанлы шигырең илән барчабызны тергезеп.

Син көрәштең халкыбызга аң-белем бирмәк өчен,

Киң тәрәкъкый юлларына милләтең кертмәк өчен.

Яшь буыннар шигыреңнән милли тойгы, дәрт алып,

Милли байрак көрәшчеләр мәйданә чыксын өчен.

Син, шулай балкып чыгып, безгә аң биргән вакыт,

Милләтемне пакьлим дип, зур план корган вакыт.

Сынды кылыч, бетте көчең керләнеп, авыру ятып,

Зур тәәссеф ташладың син, безне кан-яшь егълатып.

Әй каһарман милли шагыйрь! Яшьли киттең дөньядан,

Файдалы орлык чәчеп син безгә бүләк ядкарән.

Әй Раббым! Ник соң алдың яшьли аны дөньядан?

Ачы авазлар белән без яд итәбез һәр заман.

Аерылып китсәң дә бездән, данлы шагыйрь, мәңгегә,

Калды эшең һич югалмас тарихи милләткә.

Бар төрк-татар бу көндә баш иябез рәсмеңә,

Рухыңа оҗмах телибез һәр догада Тәңрегә.

 

 

 

("Шаһвәли Келәүле Илдәр. Габдулла Тукайга". «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 6 нчы (100) санында Шаһвәли Келәүле имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Шаһвәли Келәүле — Шаһвәли Риян улы Келәүле (1900—1970), шагыйрь, драматург. 1949 елдан Төркиядә яши. «Милли байрак» гәзите һәм «Казан» журналының актив язышучысы.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*