ТАТ РУС ENG

Солтан (Әхмәт Виргаз) Шагыйрьгә

Китсә дә еллар агып,

Картаймый аның җырлары.

Чөнки анда яңгырыйдыр

Халкыбызның моңнары.

 

Кайнап чыккан мәгърур ут диңгезен

Йөзеп чыктың илнең юлында.

Кара тормыш, золмәт арасында,

Йолдыз кордың изге юлыңда…


Куркытмады көчле, яшь шагыйрьне

Куркынычлы үлем уйнавы.

Күкрәгенә уклар кадалса да,

Эзләдең син якты юлларны.

 

Караңгы, тар, суык бүлмәләрдә

Михнәткә син яттың төренеп.

Әйтче, шагыйрь! Сиңа карадымы

Язгы кояш көлеп һәм сөеп?!

 

Халык арасында эзләдең син

Илне ачарга бәхет ачкычы:

Караңгыда битең чәчәк кебек,

Күрә алмадың кояш яктысын.


Канлы көннәр үтәр… Еллар китәр,

Иленең бәхте беркөн ачылыр.

Бер кайгыда синең, бер шатлыкта

Илкәй сине мәңге сагыныр!

 

("Солтан (Әхмәт Виргаз). Шагыйрьгә". «Казан» журналының 1971 ел, март санында Солтан (Әхмәт Виргаз) имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*