ТАТ РУС ENG

Тыңлаучы Харбинда (1939 ел)

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу мөнәсәбәте
белән Харбин Идел-Урал төрк-татар яшь­ләр түгәрәге 15 апрельдә кич
сәгать 5тә Тукай истәлеге хөр­мәтенә радиоконцерт бирергә булган иде.
һәм шул хакта телеграммалар белән Мукден, Гизин, Синьзян, Хайлар вә
Кобе идарәләренә хәбәр дә бирелгән иде. Әмма шул көн 5 сәгать­тә
Токиодан трансляция булу сәбәпле, Тукай көненә багыш­ланган концерт 17
апрель, кич сәгать 5кә кичектерелде.

Радиоконцерт яшьләр түгәрәге рәисе Әнвәр әфәнде Ак­чураның, бу
концертның Идел-Урал төрк-татарларының бө­ек шагыйре Габдулла Тукай
истәлегенә багышланып, аның әсәрләреннән бирелүен аңлатуы белән
башланды. Бу кереш сүзләр русчага тәрҗемә кылынганнан соң, яшь
һәвәскәрләребездән Таһирә Лаеш, Суфия Чурай, Наҗия Рамазан, Сәгъ­дия
Агиш туташлар, Хөсәен Габдүш, Сәгыйд Килки, Әмрулла һәм Мәхмүд Дүеш,
Заһидулла Чурай һәм Фатих Бикбай әфән­деләр тарафыннан Шәмсенур туташ
Солтанның пианинода уйнавына кушылып, күмәкләп «Нигә үлдең, Тукай?»
дигән җырын җырладылар. Күмәк җыр ифрат көчле һәм матур чыкты. Илһам
яисә энҗе данә шагыйрьләрен югалтуны ти­рән моң белән зарланып аңлату
чын безнеңчә иде. Шул ук күмәк, Тукайның «Өзелгән өмид»ен бик төз һәм
моңлы итеп җырлап, Тукай моңын Ерак Шәрыккә чәчте.

Суфия туташ Чурайның матур тавыш белән шагыйре­безнең «Мәхәббәт»
шигырен «Тәфтиләү» көенә моңлы һәм ачык итеп җырлавы үз халкыбыздан
мөрәккәб тыңлаучы­ларда тирән тәэсир калдырды.

Хөсәен әфәнде Габдүш, Тукайның «Милли моңнар»ын куәтле тавыш, тирән
хис, чиксез моң белән җырлап, «өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирде татар
күңеле ниләр сизгәнен». Ош­бу чыгыш аерым сызып үтәрлек дәрәҗәдә яхшы
булганга, вә чит халыктан тыңлаучыларга да яхшы тәэсир итәр дигән
ышаныч куәтле булганга, арабызда шундый сәнгатькәрләребезнең булуына
күңел куаныч һәм милли горур белән тул­ды.

Наҗия туташ Рамазан, моңлы һәм ягымлы тавышы белән Тукайның «Авыл
хатынының бишек тирбәткәндәге өмидләре» дигән җырын җырлап, татар
хатынының бала тирбәт­кәндә туган татлы өмидләрен, татлы хыялларын моң
һәм саф тавыш белән табигый рәвештә моңлы чыгарды.

Концерт Шәмсенур туташ Солтанның гадәттәгечә тирән хис белән ачык итеп уйный торган «Тукай маршы» белән тәмам булды.

Мөрәккәб — тәшкил булган.

(Тыңлаучы. Харбинда. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 48 нче (156), (13 октябрь) санында «Тыңлаучы» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*