ТАТ РУС ENG

Зөфәр Мөхәммәтшин Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай

КЕРЕШ СҮЗ

Г.Тукайга багышланган башка басмалардан аермалы буларак, җыентыкта бөек шагыйребез турында милли мөһаҗәрәтебезнең— эмигрантларның төрле матбугат органнарында басылган истәлек язмалары һәм хәбәрләре тупланган. Моңарчы киң даирә китап укучыларга билгеле булмаган бу материаллар күпләрнең дикъкатен җәлеп итәр дип уйлыйбыз.

Берничә меңъеллык тарихы булган милли-мәдәни цивилизациянең бер өлешен тәшкил иткән татар әдәбияты узган юл инде мең ел белән исәпләнә.
Аның тарихында XX гасыр аерым бер әһәмияткә ия. Тирән иҗтимагый үзгәреш-әверелешләр, дөньякүләм низаглар, сугышлар, кешелек дөньясын тетрәткән фаҗигаләр, афәтләр — болар барысы да шул йөз ел эченә сыйган һәм шактый ук дәрәҗәдә аның йөзен билгеләгән. Әлбәттә, әдәбият дөньясы да олы коллизияләр, инкыйлаблар кичергән. Искедән баш тарту, аны онытып яңа, «дөнья күрмәгән» мәдәният, шул исәптән әдәбият тудыру — XX гасыр башы өчен типик омтылыш, аңа үтә хас булган тенденция. Милли әдәбиятыбыз бигрәк тә 1905—1907 ел революциясеннән соң кискен үзгәрә, аңа чит-ят идеологик агымнар килеп керә. Шулар диңгезендә батмыйча шигърият һәм нәсернең милли йөзен саклап калу әдипләребез алдына иң мөһим бурычларның берсе булып баса. Ул ни дәрәҗәдә үтәләдер, анысы — махсус тикшеренүләрне сорый торган бик җитди мәсьәлә, һәрхәлдә XX гасыр башы әдәбиятыбызның тирән кризис кичергәне ачык. Ул елларда аның бер уңай, бер тискәре яклары күренде, әдәбиятыбыз вакыт-вакыт зәһәр зәкъкум агачын, вакыт-вакыт кәүсәр чишмәсен хәтерләтте, күп яктан отты, байтак җәһәттән оттырды.
Татар шигъриятенең алтын таҗы, титаны Габдулла Тукай нәкъ шул чорда яшәде, кыска гына гомерендә үз халкының моң-зарын, хәтерләргә сеңгән тарихи үткәнен, аның фәлсәфи фикерләвен әсәрләрендә гәүдәләндерде дә. Икенчедән, чын лирик, фәлсәфи, халыкның бөтен фаҗигасен, хәтта бу очракта милли фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән ачып биргән шагыйрь үзе дә зур тетрәнү кичерергә тиештер. Өченчедән, талантлы шагыйрь булу өстенә маңгай тирләрең акканчы хезмәт итү дә сорала бугай. Дүртенчедән, бишенчедән… Бу саннарны шактый дәвам итәргә мөмкин. Ни генә әйтсәң дә, шигърияттә генә халыкның җаны аша чыккан эчке кичерешләре, зары, шатлыгы, уй-хисләре, кайгы-хәсрәте бар тирәнлеге белән чагылыш таба ала. XX йөз поэзиясенең патшасы Тукай исә шуларны сәнгатьчә югарылыкта тасвирлауга иреште. Сәяси вазгыять бертуктаусыз үзгәреп торган заманнарда Тукай тудырган шигърият патшалыгына төрлечә бәя бирелде, хәтта үзе исән вакытта да шагыйрьлек таҗын төшерергә тырышучы шәхесләр дә табылды, әмма шуңа карамастан гасырның титаник фигурасы, татар кайда гына яшәмәсен, халык үзе таныган сыйфатта — халык шагыйре булуыннан туктамады.

 
***

Үткән XX гасыр шулай ук, бер караганда, тоташ мөһаҗирлек гасыры. Халыкларны мәҗбүри дә, ихтыяри-мәҗбүри дә туган җиреннән, рухи Ватаныннан аерган гарасатлы XX гасыр. Мәгълүм ки, Октябрь инкыйлабыннан соң Россиядән 2 миллион кеше чит илгә китә, 20 нче еллар урталарында башланган сәяси репрессия нәтиҗәсендә СССРның төрле почмакларына төрмәләргә сөрүләр, Ватан сугышы, шуларга өстәп мәңге бетмәс «гигант» төзелешләр, инде икмәк бирүдән гаҗиз калган «чирәм җирләр»… Халыклар сөрелделәр дә, сибелделәр дә. Шул дәһшәтле гасырның барлык фаҗигаләрен үз җилкәләрендә татыган һәм рухи мирасыннан баш тартмаган болгар-татар милләтен Тукай фигурасы бергә җыйган, бергә туплаган. Алар өчен шагыйрь шәхесендә, аның иҗатында калку күтәрелгән хис һәм фикер берлеге, миллилек мотивларының гәүдәләнеше халыкны бер йодрыкка тупларга, милли хис тәрбияләргә, телне сакларга этәргеч биргән. Бу тенденция, 30-40 нчы елларда мөһаҗирлектә нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналында (Берлин, 1928-1939), «Милли байрак» (Мукден, 1935-1945) гәзитендә һәм «Казан» (Төркия, 1970-1980) журналында Тукайга багышлап язылган шигырь яисә мәкаләдә булсынмы, шагыйрьнең туган һәм үлгән көннәрен искә алу кичәләрендәме, һәрьяктан ассызыклана.
Тукай татар өчен кем? Ни өчен шагыйрь шәхесенең фаҗигале язмышы милли фаҗига буларак яңгыраш алган? Үз Ватанында аңа вакыт-вакыт «революционер», вакыт-вакыт вак буржуаз шагыйрь исемнәре тагылганда, ни сәбәпле ул мөһаҗирлектәге татар өчен чын милли шагыйрь буларак тәкъдир ителгән?!

Шагыйрь иҗатына карата басылган мәкаләләр, аңа багышлап уздырылган кичәләр турындагы язмалар белән танышканда, «Ни өчен Тукайның туган көне түгел, бәлки вафат булуы искә алына?» дигән сорау борчыды. Дөрес, халыкның борынгыдан килгән традициясе буенча, кешенең үлгән көнен искә төшергәннәр. Ләкин монда сәбәпләр башка икән. Мөһаҗирлек тормышын сайлаган милләттәшләрнең кулларында бөек шагыйрь хакында материалларның аз булуы (үләр алдыннан үзе төзеп калдырган «Мәҗмугаи асаре» (1914), аңа Җ.Вәлиди язган кереш мәкалә, кайбер истәлекләр, мәкаләләр, туган көнен төгәл күрсәтүгә мөмкинлек бирмәгән. Рокыя Мөхәммәдиш 1936 елда бастырган «Тукай көне» мәкаләсендә түбәндәгечә яза: «…Тукай вә аның иҗаты төбенә кадәр дәвам ителгән, тикшерелеп беткән бернәрсә түгел. Иң гади генә кешенең тормышында да мәгълүм булган көн Тукай тормышында мәгълүм түгел. Без бүгенгә кадәр шагыйребезнең кайсы айда, нинди көндә тууын да әйтә алмыйбыз. Ул үзе дә, «ятимлек тормышым кайчан башланса да башланган инде» дигән кебек, үзенең «Исемдә калганнар»ында бу хакта бернәрсә дә язмый. Җ.Вәлиди мәкаләсендә дә бер сүз әйтелми». «Яңа милли юл» һәм «Милли байрак»та басылган чыганаклар шуны раслый. Күренекле галим Миркасыйм Госманов инде 1946 елны Шәркый Төркестанда Г.Тукайның 60 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек баруын, әмма сәяси вазгыятьнең үзгәреп китүе сәбәпле, бу бәйрәмнең 1947 елга күчерелүен хәбәр итә (Госманов М. Ябылмаган китап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 146-150 б.). «Казан» журналында урын алган материаллардан күренгәнчә, мөһаҗирлектәге татар диаспорасы Тукайның туган һәм вафат көннәрен дә тиешле югарылыкта билгеләп үткән.

Туган туфрагыннан, рухи мирасыннан аерылган милләт вәкилләре, телиме-теләмиме, вакытлар узу белән, Ватаныннан читтә, башка халыклар арасында йотылырга, йомылырга мәҗбүр. Бу хәл булмасын өчен мөһаҗирлектәге татарларның Тукай шәхесенә, иҗатына кат-кат мөрәҗәгать итүләре шуны раслый. Беренчедән, читтә телне саклап калу, икенчедән, рухи бердәмлекне югалтмау бурычы тора. Бу мәсьәлә бигрәк тә Ерак Шәрыкта һәм Төркиядә яшәүче татар диаспорасына кагыла. Әлеге проблеманы Хөсәен Габдүш «Тукай һәм яшьләр» исемле мәкаләсендә менә ничек күрсәтә: «…туган телебезгә күңел бирүдә түбәннән җимерә торган сәлби*  бер хәл бар, ул да, аянычка каршы, ата-аналарыбызның кайберләре арасында «Татарча укып ни чыга?» дигән бер бозык карашның урын алып, шуның балалар, яшьләр дөньясында куертылып торуыдыр. Әҗнәби** телләрне өстән-өстән генә түгел, бик яхшылап өйрәнүнең кирәклеге хакында ике фикернең булу ихтималы юктыр. Аларны өйрәнүдән «икмәк ашау» мөмкинлеге күз алдыбызда. Ләкин шуның белән бергә үз телеңне оныту, онытуны кимчелектән санамау, йомшак әйткәндә, бик түбәнлектер». Шагыйрь иҗаты мөһаҗирлектәге татар яшьләрендә һәм балаларында туган телгә мәхәббәт уятуда һәм милли хисне югалтмауда бер чара буларак файдаланганлыгы ачык күренә. Бу чаралар, никадәр генә каршылыклар, авырлыкларга очрамасын, нәтиҗәсез калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, Шәмсия Апакай 1975 елны Казанга сәфәре вакытында Тукай булган урыннарны күрүен искә ала. Ул: «Туганнарым белән очрашу, алар белән булган сөйләтүләремнең берендә мәшһүр шагыйрь, бала чагыбыздан күңелебездә урын алган Габдулла Тукай белән бәйле җирләрне күрергә теләгәнемне сөйләдем»,  — дип яза. XX йөзнең 80 нче еллар урталарында башланган сәясәттәге уңай якка үзгәрешләр тәэсирендә дөньяга сибелгән татарларның, рухи Ватаннарына кайтып, әби-бабалары эчкән чишмә суын эчүләре, туган туфракның җылысын тоюлары — туган телгә мәхәббәтнең сүнмәвен, милли хиснең саклануын күрсәтүче мисаллар.
Милләтнең ачы язмышына әверелгән Тукай, кайда гына, нинди генә шартларда яшәүгә карамастан, бервакытта да игътибардан читтә булмады, һәрвакыт үзәк фигуралардан саналды. Ләкин шул югарылыкны саклау өчен шигъри әсәрләрен бастыру, төрле аспектта бәя бирү, халык традицияләренә нигезләнгән бөек Тукай шигъриятен буыннардан буыннарга тапшыру сорала. Мөһаҗирләр өчен шагыйрьнең иҗатын җентекле өйрәнү дә, әсәрләрен нәшер итү дә — кул җитмәслек авыр мәсьәләләрнең берсе. Шулай да, күз курка — кул эшли дигәндәй, теләгең бар икән, максатка ирешү өчен юлларын табарга мөмкин. Тукай җыентыкларын чыгару никадәр генә тормышка ашмас проблема булып күренсә дә, татар Мөһаҗирләренең күпчелеге яшәгән Ерак Шәрык диаспорасы Тукайның үлүенә 20 ел тулган көннәрдә бер көнлек газета, җыентыклар бастыру, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү нияте белән ашкынып йөрүләре — шатлыклы хәл, әлбәттә. Шуңа карамастан, матди чыганакларның аз булуы, татар диаспоралары арасындагы бәйләнешнең әле җитәрлек дәрәҗәдә түгеллеген искә алып, Г.Исхакый «Тукай истәлеге» мәкаләсендә шагыйрьнең «Мәҗмугаи асаре»н кабат бастыру иртәрәк дип саный. Ул: «…аның «Мәҗмугаи асаре»н бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк дигән фикердәбез. Аның кайбер әсәрләрен аерым-аерым бастыру һәм Тукайга багышлап бер китап, бер мәкалә җыентыгы чыгару эше кала», — дип яза. Ничек кенә булмасын, 1933 елда Токиода Тукайның «Мәҗмугаи асаре»нең тулы басмасы дөнья күрә. Тукайның үлүенә 25 ел тулган көннәрдә Мукден шәһәрендә «Тукай рисаләсе»н бастыралар. 20 мәкалә һәм күп кенә шигырьләрен эченә алган 98 битле җыентык Ерак Шәрык Идел-Урал төрк-татар җәмгыятенең мәркәз әгъзалары Хөсәен Биглитси һәм Сабир Җиһаншаһларның матди ярдәмендә нәшер ителә. Мәктәп дәреслекләре төзеп бастырганда да, Тукай шигырьләре беренче урында торган. XX йөзнең 40 нчы елларында Олуг Төркестанда да Голҗа татарларының матди ярдәме белән Тукай җыентыгы басылып чыга (Госманов М. Күрс. хезм.). Бу традиция татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә соңрак та дәвам итә. Бер мәкаләдә аларның һәрберсен атап үтү мөмкин эш тә түгелдер, мөгаен. Югарыда атап үткәнемчә, 1933 елда Ерак Шәрык төрк-татарлары Тукай шәхесен мәңгеләштерү уе белән карар кабул итәләр. Аның маддәләре түбәндәгечә:
1. Тукай исеменә Аурупа яки Азиядә булган югары мәктәпләрнең берендә, Ерак Шәрыктагы барлык оешмалар белән берләшеп, бер стипендия ачу;
2. Мәхәллә хозурында бер Тукай бүлмәсе ачу.
3. Тукай исеме белән һәр ел аның үлгән көнендә ана телендә иң оста язылган әдәби әсәргә мөкяфәт*** бирү өчен фонд төзү;
4. Балаларга махсус Тукай әсәрләреннән кечкенә генә бер рисалә нәшер итү.

* Сәлби — тискәре.
** Оҗнәби — чит.
*** Мөкяфәт — бүләк, премия.

Дөрес, еллар үтү белән моның белән генә чикләнми шагыйрьне мәңгеләштерү, Тукай клублары төзелә, Тукай исемендә китапханәләр барлыкка килә.
Мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган татар халкы Ватанының бәйсезлеген күрергә тели, шуңа омтыла. «Яңа милли юл» журналы һәм «Милли байрак» гәзитендә басылган һәрбер мәкаләдә, шул исәптән Тукай иҗатына караганнарында да, татарның милли бәйсезлеккә ирешүенә ышаныч, рус дәүләте тарафыннан үткәрелгән милли сәясәткә ризасызлык ярылып ята. Өметен өзмәгән татар үзенең дини-милли һәм мәдәни киләчәге өчен көрәшне мөһаҗәрәттә дә дәвам итеп килә. Тукай шул көрәшнең башында тора. Аның образы аша милләтнең якты киләчәге күз алдына килә. Вакыт-вакыт халкының азатлыгын максат итеп куйган татар мөһаҗирләре өчен өметсезлек тә уятып куя. Шаһвәли Келә үле шигыренә игътибар итик:

Әй, Ватан, туган Ватан,

Иркәләп сөйгән Ватан!

Максаты мәрхүм шагыйрьнең

Җанланыр синдә кайчан?


Шул ук мотив Солтанның (Әхмәт Виргаз) «Тукай рәсеменә» дигән шигырендә сизелә:
Әй, татар, күрәмсең,

Моңлы карыйдыр күзләре.

Әй, татар, беләмсең,

Бу шагыйрь — ил корбаны.


Милли изү астында яшәгән татар өчен шагыйрь — ил корбаны. Бу фикер Хөсәен Габдүш, Гали Биктимер, Шакир Йосыф, Рокыя Мөхәммәдиш мәкаләләрендә яңгыраш ала. Сәгадәт Чагатай, Мәдинә Салиәхмәт исә, фикерләрен бернинди пафоска төрмичә, Тукай иҗатына милли аспекттан чыгып, дөнья мәдәни цивилизациясенең бер өлеше буларак бәһаләрен бирәләр. С.Чагатай, шагыйрьнең әсәрләрендә кайбер кимчелекләрне күргән хәлдә, бары яхшы шигырьләрен генә укучыга җиткерү кирәклеген ассызыклый. Тикшерү объекты итеп лирик-фәлсәфи, сәяси яктан әһәмиятле, халык арасында киң танылу алган шигырьләре генә алына, шуларга күбрәк игътибар юнәлтелә.

Шәхеснең таланты буш урында гына дөньяга килми. Нәселдән килгән традицияләрнең дәвамчылыгы, тирәлек, шәхес яшәгән чор талантның ачылып китүенә этәргеч бирә. Тукай талантын аның ятимлегенә, авыруына, кыска гомерле булуына бәйләп карау совет чорында аеруча ачык сизелде. Дөрес, ятимлекнең ачы хәсрәте бу очракта шагыйрьнең сәләте ачылып китүгә бер сылтау гына. Г.Тукай — мулла баласы. Җиде буыны асыл зат — мулла нәселе. Шуңа өстәп ул яшәгән тирәлек тә, ул аралашкан мохит тә шигъри талантның үсүенә ярдәм иткән. Р.Мөхәммәдиш түбәндәгечә яза:

«…шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышканда, иң төп нокта итеп аны чолгаган мохитне, аны тудырган халыкны, ул яшәгән әсир Идел буен алу кирәк булачак. Чөнки бер шагыйрьнең дә, бер язучының да иҗаты мохиттән тыш, тирә-якның тәэсиреннән тыш ясалмый. Үзләренең эчке халәте рухияләреннән тышка чыга алмаган шагыйрь һәм язучылар, өслүбләренең матурлыгына, телләренең садәлегенә карамастан, халык күңелендә урын таба алмаган кебек, халык белән бергә халык яшәгән кадәр үк яши дә алмыйлар».
Мәкалә авторы күрсәтеп үткәнчә, XX йөз башы шагыйрьләренең күпчелеге һәм соңрак шигърият мәйданына килгән шагыйрьләр, халыкчан әсәрләр тудыра алмау сәбәпле, укучы күңеленә үтеп керә алмадылар. Совет чоры әдәби тәнкыйтендә яисә гуманитар фәнендә шагыйрь иҗатында халыкчанлык, ул яшәгән тирәлек, мохит, нәселе хакында фикер әйтү акылга сыймаслык хәл иде шул.
Нишләмәк кирәк, әдәбият — әдәбият, шигърият шигърият буларак бернинди сәясәткә буйсынмыйча яшәргә лаек кебек тоелса да, тормышның кануннары башкача. Сәясәт корбанына әйләнгән шагыйрь шул кануннарны танырга теләмичә тарткалаша, буыла, түзә алмыйча юкка чыга. 1905-1907 елгы рухи күтәрелеш дулкыннарын күргән Тукай сәяси реакция елларында беркадәр өметсезлеккә бирелә, бу аның шигъриятендә, язмышында чагылыш тапмый калмады. С.Чагатай язганча, «хәзерге дәверебез, әдәбият дәвере булудан артыграк, көннән-көн сәяси дәвер була барганга», үз Ватанында шагыйрь иҗатын бер күккә чөйсәләр, сәяси вазгыятьнең кинәт тискәре якка үзгәрү белән җиргә салып таптарга да күп сорамадылар. Мөһаҗәрәттә исә шагыйрь иҗатын саллы-саллы мәкаләләрдә югарыга күтәрергә теләсәләр дә, С.Чагатай әйткәнчә, «Тукайны коры хәтерләү аның хакында язылган иске сүзләрне тәкрарлаудан гыйбарәт булып каладыр». Ни генә булмасын, Тукайның титаник фигурасы, ул тудырган халыкчан бөек иҗат татар халкын гомумтөрки дөньяга гына түгел, бәлки дөнья мәдәни җәмәгатьчелегенә танытты.

Мөһаҗирлектәге татар диаспорасын бер йодрыкка туплауда әһәмиятле роль уйнаган Тукай кичәләре һәрдаим уздырылган һәм алар үз чиратында милли-мәдәни үзәкне тәшкил иткәннәр. Чыганаклардан күренгәнчә, Тукайга багышлап үткәрелгән кичәләрнең яисә мәҗлесләрнең географиясе шактый киң. 30-40 нчы елларда Ерак Шәрык дәүләтләре Япония, Кытай, Кореяның күп кенә шәһәрләрендә, Варшавада, Берлинда, Һельсинкида, Тампереда, Абода, Каһирәдә, 70 нче елларда Әнкара һәм Истанбулда, Америка җирлегендә Тукай иҗатын искә алуны оештырулары мәгълүм. М.Госманов мәгълүматлары буенча, Голҗа шәһәрендә дә бу истәлек көнен Һәр ел билгеләп узганнар.

Бер караганда, бары хәбәр бирү рәвешендә генә язылган булсалар да, бу материаллар тарихи яктан шактый ук мөһим. Шуны искә алып, Тукай кичәләренә тукталу урынлы шикелле тоелды. Ни өчен? Сорауга җавапны апрельнең 15ендә Берлинда яшәүче милләттәшләребезнең шагыйрьнең үлеменә 20 ел тулу уңае белән уздырылган кичә турындагы хәбәрдән табабыз. «Саф, бик җыйнак эшләнгән бу чәй мәҗлесендә, Тукай җырларындагы шикелле үк, шатлык та, кайгы да бер үк авырлыкта тора иде. Халыкның үлмәс рухы, сүнмәс уты, сынмас гайрәте аны, нинди генә авырлыкка төшсә дә, тагы тартып чыгара. Ул аны бер генә минутка да өметсезлеккә төшерми. Менә монда читтә, тормышы һәм тормышының шартлары белән ятрак булган бер халык эчендә дә халкыбызның барысын да бергә җыйган, аларны бер үк теләк әйләнәсенә китергән бер уртак нәрсә бар. Бу — халыкның киләчәге өчен кыйммәтле бер нигез ташы, бу нигезне күрү безнең өчен шатлык. Кайгы — шагыйрьнең шигырьләренә моң биргән илнең, халыкның бүгенге хәле авырлыкта; анда рух та, сүз дә, уй да богауланган. Анда шагыйрьнең моңы да куначак урын таба алмый…» Нәкъ менә шул сәбәпләр Тукай исеме астында берләшүгә, чит халык, чит мәдәният тәэсире астында югалып калмаска чакырган.
Гадәттә, шагыйрьгә багышланган чаралар мәктәпләрдә үткәрелгән. Тукайның балаларга атап язылган шигырьләре укылган. Бу мәҗлесләрдән өлкәннәр дә читтә калмаган. Баштарак кичәләр бер-берсен еш кына кабатласалар, соңрак үзгә төсмерләр дә өстәлгән. Тукай иҗатына карата төрле темаларны эченә алган чыгышлар оештырылган, шагыйрьнең кайбер шигырьләренә сценарийлар төзеп, шуларны тамашачыга җиткерү, шагыйрьнең дә, милләтнең дә ачы хәсрәткә дучар ителгән язмышын гәүдәләндергән шигъри әсәрләрен татар халкының борынгыдан килгән көйләренә салып җырлау туган җирләреннән аерылып яшәүче милләттәшләрне, хыялда гына булса да, рухи Ватаннарына алып кайткан. Моңга сарылган мондый кичәләр, мәҗлесләр һәркемнең актив катнашлыгы белән узган. Тукай шигърияте өлкәннәр, яшьләрнең эчке кичерешләрендә илне сагыну хисен уятса, балаларда исә туган телгә ихтирамны, ата-ана телен сакларга кирәклеген сеңдергән милли горурлык, ватанпәрвәрлек миссиясен үтәгән.
Чыганакларны барлау һәм өйрәнү барышында һәрвакыт: «Ни өчен Тукай кичәләре генә оештырылган?» — дигән сорау бимазалап торды. Бу сорауга җавап Р.Мөхәммәдиш мәкаләсендә өлешчә табылган иде инде. Мөһаҗәрәттәге милләттәшләр Тукай язмышында үз язмышларын күргәнгә, шагыйрь шәхесенә, ул тудырган иҗат мирасына, башкалар белән чагыштырганда, өстенрәк урын бирделәр. Икенчедән, Тукай иҗатына гомер дәвамында ихтирамын югалтмаган, Идел-Урал төрк-татарының милли горурлыгы, лидеры Г.Исхакыйның да роле зур булгандыр, мөгаен.
Еллар да, гомер дә бер урында тора алмый. 40 нчы еллар уртасына кадәр гөрләп яшәгән Ерак Шәрык татар мөһаҗәрәте сәяси вазгыятьнең тискәре якка үзгәрү нәтиҗәсендә кризис хәленә төшә, бик күп милләттәшләр дөньяның төрле кыйтгаларына — читкә китәргә мәҗбүр ителә. Шул сәбәпле Тукай кичәләре уздырылу да туктала. Икенче бөтендөнья сугышы башлану белән Польшада һәм Германиядә гомер кичергән милләттәшләр дә Төркиягә, Америкага юл тоталар. Бары Финляндиядә яшәүче татарлар гына кабат күченүдән котылып кала. Милли горурлыгын саклаган, үзенең үткәненә ихтирамын сүндермәгән татар инде Төркиядә, Америкада, Австралиядә Тукай кичәләрен уздырырга керешә. Шул ук рух, шул ук дәрт белән халыкны бергә туплау йөзеннән милли кичәләр оештырыла. Аның башында һәрвакыт Тукайның үлмәс исеме тора. Ул, татар кайда гына, нинди генә шартларда яшәмәсен, халык яшәгәнчә яши, дөньяга сибелгән милләткә илһам бирүен дә дәвам итә.
Укучыга тәкъдим ителгән бу җыентыкта мөһаҗирлектә яшәгән, яшәүче милләттәшләрнең Тукай иҗатына мөнәсәбәтләрен белдергән шигырьләре, мәкаләләре яисә аңа багышлап уздырылган кичәләр турындагы хәбәрләр — барысы да бергә җыелып бетте, бергә тупланды, дип әйтергә иртәрәк. Бу эш әле башланды гына. Аерым мәкаләләрдән күренгәнчә, җыелачаклары тагын да күбрәк. Минем максатым татар халкы бөек Тукайны ничек олылавын, аны ничек хөрмәтләвен күрсәтү белән бергә аларны халыкка таныту да иде.


(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)


 

З.Мөхәммәтшин

Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында
Габдулла Тукай
(Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)
 
Эчтәлек >>>

М.Х.Ф.

Тормыш сагышы (Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулды)


Шаһвәли Келәүле Илдәр

Габдулла Тукайга

Солтан (Әхмәт Виргаз)

Тукай рәсеменә

М.Ф.

Тукай өчен

Солтан (Әхмәт Виргаз)

Шагыйрьгә

Шаһвәли Келәүле Илдәр

Тукай эзеннән

Шаһвәли Келәүле Илдәр

Ил йолдызы

Сания Ишыкай

Габдулла Тукайга 90 яшь тулу уңае белән

Минһаҗ

Даһи Тукайны искә алу

Гаяз Исхакый

Тукай истәлеге

Шакир Йосыф

Искә алганда

Гали Биктимер

Эзләнгәндә

Тукайны аңлар өчен

Солтан (Әхмәт Виргаз)

Габдулла Тукайның үлүенә 22 ел тулу уңае берлә*

Рокыя Мөхәммәдиш

Тукай көне

Хөсәен Габдүш

Бөек Кушлавыч ятиме

Сәгадәт Чагатай

Габдулла Тукай

Рокыя Мөхәммәдиш

Тукайны искә алганда

Хөсәен Габдүш

Тукай — ил углы

Гаяз Исхакый

Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә

Сәгадәт Чагатай

Габдулла Тукай. Үлүенә 25 ел булу уңае берлә


Хөсәен Габдүш

Тукайсыз, Тукай берлә

Рокыя Мөхәммәдиш

Илсезлектә Тукай белән

Хөсәен Габдүш

Тукай һәм яшьләр

Габдулла Тукайның егерме биш еллыгы 


Рокыя Мөхәммәдиш

Габдулла Тукай. Вафатына 26 ел тулу уңае белән

Мәдинә Салиәхмәт

Тукайның мәгънәвияте әтрафына

Мәдинә Салиәхмәт

Габдулла Тукайның мәгънәвияте әтрафыннан

Надир Дәүләт

Казан төркләре һәм Габдулла Тукай

Әхмәт Тимер*

Габдулла Тукай

Хөсәен Габдүш

Нидән мин кечкенә "Апуш"тан бөек "Тукай" булдым?

Надир Дәүләт

Габдулла Тукай шигырьләреннән үрнәкләр

Шәмсия Апакай

Мин Казанда

Надир Дәүләт

Татар диаспорасы һәм Тукай

Тукай кичәсе (1933 ел) 

Углан

Халык җырлары һәм аның укымышлыла­рының идеалы (1933 ел)

Углан

Матбугат дөньясында. Шагыйрь (1933 ел)

Харбин мөхбире

Тукайның 50 яше (1936 ел)

Мөхбир

Шанхайда истәлек көннәре (1937 ел)

Якташ

Өч сәгать Тукай моңында (1937 ел)

Мөхбир

Тукай кичәсе (1937 ел)

Минһаҗетдин углы. Мөхбир. Айсылу

Тукай көне (1937 ел)

Үтәмеш. Айсылу. Киҗү мөхбире. Фозан мөхбире. Углан

Габдулла Тукайның 25 еллыгы (1938 ел)

Хәбәрче

Тампереда Тукай кичәсе (1938 ел)

Яшь истикъляльче

Каһирәдә Тукай көне (1938 ел)

Мөхбир

Тукай көне. Харбинда (1939 ел)

Мукденда (1939 ел) 

Мөхбир

Кобеда (1939 ел)

Мәхрусә Вафа

Тампереда Габдулла Тукай кичә­се (1939 ел)

Берлинда Тукай кичәсе (1939 ел) 

Хәбәрче

Хайларда Тукай көне (1939 ел)

Тыңлаучы

Харбинда (1939 ел)

Габделкәрим Рәхим

Милли шагыйрьгә багышлап (1943 ел)

Мәктәп мөхбире

Хайларда Тукай көне (1943 ел)



Мөхбир


Бөекләребезне искә төшергәндә
(1943 ел)

Мөхбир

Манжуриядә утыз еллык (1943 ел)

Мөхбир

Тукайның утыз еллыгы Синкин җәмгыя­тендә (1943 ел)

Америка хәбәрләре (1973 ел) 

Әмрулла Аги

Истанбул хәбәрләре. Тукай кичәсе (1974 ел)

*** («Казан» журналының 1975 ел, 14 санында имзасыз басылган) 

Әнкара хәбәрләре (1975 ел) 

Әмрулла Аги

Истанбул хәбәрләре (1975 ел)

Әмрулла Аги

Истанбул хәбәрләре (1976 ел)

Җәүһәр Туганай

Финляндия хәбәрләре (1976 ел)

Әнкара хәбәрләре (1976 ел) 

Әмрулла Аги (1978 ел)

Истанбул хәбәрләре

Башкарма (1933 ел)

Тукай

Ил хәбәрләре (1938 ел) 

Тыңлагыз! (1939 ел) 

Тукайга багышлап (1939 ел)


 

Комментарий язарга


*