ТАТ РУС ENG

Еники Ә. Башбаштаклык

Нурихан Фәттахны укуы җиңел, бик аңлаешлы итеп яза, тик шулай да
мәкаләсенә баш итеп куйган сүзләренең мәгънәсенә мин бер укуда гына
төшенә алмыйча тордым: «Ирек алгач башбаштак». Ничек аңларга моны? Ирек
алгач кемнәрнеңдер башбаштакланып китүе турында сүз барамы? Әгәр шулай
икән, димәк, башта аңлашырга кирәк: нидән гыйбарәт ул башбаштаклык,
кайчан башланган ул һәм кемнәр аркасында?

Мәкалә исә үзе бик мөһим мәсьәләгә — телебез язмышына багышланган. Бик
әтрафлы итеп, мәсьәләнең күп якларына кереп, Нуриханча үткен язылган.
Әдәби телебездә хөкем сөреп килгән ваемсызлык, буталчыклык, автор үзе
әйткәнчә, башбаштаклык бик дөрес күзәтелгән һәм тәнкыйть ителгән.
Мондый хәлгә күптән инде саруыбыз кайный иде. Бу хакта язгалап торулар
да аз булмады, телебезнең чүпләнә баруын күрсәткән мисаллар да аз
китерелмәде, аеруча мәрхүм Хәсән Сарьян соңгы елларында телебезнең
сафлыгын саклауда зур тырышлык күрсәтте. Бигрәк тә русча уйлап, татарча
язып маташуның телебезне никадәр бозуы барыбызны да бик нык борчый иде.
Менә шуларны истә тотсак, Нурихан Фәттахның күп фикерләре белән
килешмичә мөмкин түгел. Чөнки телебез язмышы ул — хәзер көн тәртибенә
куелган мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе һәм кирәклесе. Моңа күз йомарга
һич тә кирәкми.

Әмма шулай да Нурихан мәкаләсе ачыклыклар кертүне таләп итә. Минем
башлыча бер бик принципиаль мәсьәләгә ачыклык кертәсем килә. Ул —
гарәптән кергән сүзләргә мөнәсәбәт мәсьәләсе. Мәгәр башта бәхәссез бер
нәрсәне билгеләп үтик: бер генә халыкның да теле бары үз казанында гына
кайнамый. Халыклар аралаша, йөрешә, алыш-биреш итешә, һәм шуның
нәтиҗәсендә телләре дә бер-берсенә йогынты ясый, сүзләр алышып,
бер-берсен баета. Бу — табигый процесс. Тел белемендә сүзләрнең килеп
чыгышын өйрәнүче этимология дигән фән дә бар. Шуның ярдәмендә барлык
сүзләрнең дә «чыгышын» белергә була. Тик бер нәрсәне истә тотарга
кирәк: һәр тел читтән кергән сүзне үз иләге аша үткәрә, ягъни
табигатенә туры килсә — кабул итә, килмәсә — юк. Безнең телнең
табигатен билгеләгән төп хосусияте — сингармонизм. Чит сүзләрне менә
шуңа буйсындырган ул: туры килгәнен үзгәртмичә кабул иткән, килмәгәнен
үзенә җайлаштырган. («Чайник»ны чәйнек дигән, ә «самовар»ны үзгәртеп
тормаган. Моның ише мисалларны йөзләп китерергә була.) Болар барысы да
бик күптән билгеле нәрсәләр, шулай да төп мәсьәләгә күчәр алдыннан искә
төшерүне
кирәк таптым.

«Кайгының зурысы шул, — дип башлый Нурихан үзенең мәкаләсен, —
көтмәгәндә, уйламаганда гамәлдәге әдәби телгә каршы һөҗүм башланды. Бу
һөҗүмне баш күтәрү дип тә, агрессия дип тә атап була».

Хуш, нинди көтелмәгән, куркыныч агрессия соң ул? Баксаң, соңгы бер-ике
ел эчендә безнең әдәби телебезгә гарәп сүзләре кире кайта башлаган
икән! Әйе, андый күренеш бар. Газета-журналларыбызда гарәп сүзләрен
хәзер еш очратабыз. Әлбәттә, һәрбер эштәге шикелле, монда да чама
кирәк, бигрәк тә сүзнең мәгънәсен белеп, дөрес куллану кирәк. Озак
вакытлар онытылып торган сүзләрне белер-белмәс кыстырып җибәрүләр телне
боза һәм укучыны саташтыра гына.

Әмма гарәп сүзләренең әдәби телебезгә
кире кайтуы, Нурихан әйткәнчә, бик куркынычмы соң безнең өчен? Телдә
бит халыкның милли аңы чагыла. Милли аңның эзлекле, тотрыклы булуы —
милләт булып саклануның беренче шарты. Һәрбер халыкта ул шулай. Телсез
милләт була да алмый. Менә шул күзлектән караганда, телебездә
гарәптәнме яки урыстанмы кергән сүзләрнең кирәк булуы — милли
аңыбызны саклауда ниндирәк роль уйнаган? Уңаймы, әллә тискәреме? Һәм
моның нәтиҗәсе бүгенге хәлебездә ничегрәк чагыла?

Тарихыбызга бераз чигенеп карыйк. Яхшымы, начармы без — ислам динендәге
халык. Шушы динне без, иң хак дин диеп, мең елдан артыграк тотып
киләбез. Билгеле инде, дин белән бергә, шулай ук гарәп сәяхәтчеләре һәм
сәүдәгәрләре аша да телебезгә бик күп гарәп сүзләре кереп калган. Бик
күбесенең гарәптән икәнен дә белмибез, мәсәлән, хат, хәбәр, китап,
сәгать, әдәп, инсаф, гореф-гадәт — саный китсәң, аларны әллә никадәр
табарга була. Болар — халыклашкан сүзләр. Ләкин халык теленә кермәгән
китап сүзләре дә бик күп. Татар руханилары тарафыннан гарәпчә генә
язылган китаплар да аз түгел (Нурихан мисал итеп Мәрҗанине китергән).
Сөйләм теле белән китап теле шактый нык аерылган. Әкренләп татарлаша
барган классик әдәбиятыбыз — моның ачык мисалы. Тукайлар, Исхакыйлар
заманында сөйләм теле белән китап теле шактый ук якынлаша, ягъни
мәктәп, мәдрәсәләрдән укып чыккан кешеләрнең артуы нәтиҗәсендә, шулар
аша сөйләм телгә дә китап сүзләре дә күп керә башлаган иде. Бу әйбәт
күренеш — сөйләм белән китап теле бер-берсен шулай баетырга тиеш тә.

Революциядән соңгы елларда да әле әдәби телебездә халыкка аңлаешлы
гарәп сүзләре шактый урын алып торды. Менә хәзер яңадан кулланыла
башлаган мәдәният, сәясәт, хөррият, җөмһүрият, мөхәррир, зыялы, мәркәз
һәм бик күп шуның ишеләр телебезнең табигый сүзләре булып йөрделәр. Һәм
аларның телебездә саклануы милли аңыбызны да ныграк саклый кебек иде.

Ләкин ни өчен соң ул сүзләр кинәт кенә гамәлдән төшеп калды? Телебезгә
ят булганга яки халык яратмаганга күрәме? Һич тә алай түгел. Гасырлар
буена яшәп килгән сүзләр алай бер көн эчендә генә бөтенесе берьюлы
төшеп калмыйлар. Бу — сәясәт эше иде. Ягъни рус йогынтысын көчәйтү
максаты белән эшләнгән эш.

Әнә шул максаттан чыгып, моннан 60 еллар элек телебезгә бер үк
вакытта төрле яктан һөҗүм башланды да. Күпме бәхәс-тартышлардан соң
күчкән латинны ташлап, тизрәк рус хәрефләренә күчтек. (Галимҗан
Ибраһимов латинга күчүне рус хәрефләренә күчүнең беренче адымы дигән
иде.) Телебез таләпләренә яраклаштырып та тормадык —
нигә кирәк, киләчәктә барыбер русныкы белән унификацияләштерергә
кирәк булачак дидек. Шуннан чыгып рус сүзләрен һич үзгәртмичә язу
кагыйдәсен керттек. Фамилияләребезнең ахырын «еф»тән «ое»
ка күчердек (Хәсәнеф түгел, Хәсәнов). Нәкъ шул чакларда дин белән
кергән дип, телебездә күптән яшәп килгән гарәп сүзләрен сөреп чыгардык.
Алар урынына рус сүзләрен алдык. Әйе, шуңа барып җитте ки, Тукай
шигырендәге «гаилә» сүзенә, сызык астына төшереп, «семья» дип аңлатма
бирә башладык. Хәтта әдәби журналыбызның «Безнең юл» дигән исемен дә
«Атака»га алыштырдык. Шулай итеп, үз юлыбыздан баш тарттык. Ә атака
кемнәргә каршы иде? Телебезне, мәдәниятебезне, милләтебезне сакларга
тырышучылар өстенә иде — шуларны системалы рәвештә кыру башланды. Тел
мәсьәләсе — әнә шундый канлы фаҗигаләр белән дә бәйләнгән ул. Нурихан
Фәттах әйткән башбаштаклык әнә шул заманнардан бирле килә.

Әмма сүзләрне гарәптән кергән өчен генә чыгарып ташлау мөмкинме? Ул
сүзләр безнең классик әдәбиятыбызда яши ич! Әгәр дә без Тукайларны,
Гаязларны, Фатихларны халкыбыз аңлап, яратып укысын дисәк, аларның
әсәрләрендә еш очрый торган гарәп-фарсы сүзләрен күбрәк куллану
дөресрәк булмасмы? (Миңа калса, ул сүзләрнең кыскача аңлатма сүзлеген
зур тираж белән бастырып чыгару бик файдалы булыр иде.)

Ләкин Нурихан Фәттахның гарәп сүзләренә каршы тагын бер аргументы бар. Менә ул: «Болай язу, болай сөйләү (ягъни гарәп сүзләрен куллану. — Ә. Е.) элек дөрес һәм урынлы булып тоелган, чөнки татар аңын албасты булып гарәп-фарсы идеологиясе томалап торган (курсив
минеке.— Ә. Е.). Татар укучысының иң зур күпчелеге мәдрәсәдә белем
алган кешеләр булган. Менә шундый шартларда да халыкның алдынгы фикер
ияләре урта гасыр схоластикасыннан котылу юлларын эзләгәннәр. Рус һәм
Көнбатыш Европа культурасына мөрәҗәгать итү аларга бердәнбер дөрес һәм
прогрессив юл булып тоелган».

Бу озын күчермәдә дөрес фикерләр дә юк түгел. Әйе, иске мәдрәсәләрдә
дин укыту белән бәйләнгән схоластика көчле булган. Ләкин бит
моның төп гаепчесе дин үзе түгел, ә безнең өстебездән хакимлек иткән
рус самодержавиесе — ул бит татарларга дин укытуны гына рөхсәт иткән,
дөньяви фәннәр кертүне, файдалы белем бирүне ничек тә чикләп, тыеп
килгән. Максаты аның безне агарту түгел, чукындыру булган. Берничә
гасыр буена шушы изү-көчләү дәвам итә. Әмма шуңа карамастан әкренләп
уяну да башлана. Әле үткән гасырның сиксәненче елларында Гаспринский
янә Дәүләткилдиева Галихан дигән укымышлы кешеләр ислам диненең
прогресска һич каршы түгеллеген исбат итеп язып чыгалар. Шуңа миссионер
Ильминский бик борчыла, рус интеллегенциясенең ислам культурасына* җылы
карый башлавыннан зарлана ул үзенең Победоносцевка язган
хатында. (Ильминскийның хатлар җыентыгын карагыз. 1895 елда Казанда
басылган.) (*Моны милли культурага дип аңларга кирәк. (Ә. Е.)).

Әйе, безнең алдынгы кешеләребез рус һәм Европа культурасына
омтылганнар, иллә-мәгәр телебезне дә, мәдәниятебезне дә руслаштыру өчен
түгел. Киресенчә, саф үз телебездәге милли мәдәниятне үстерү өчен
булган ул омтылыш. Һәм татар халкы кыска гына вакыт эчендә бу максатына
ирешә дә. Әдәби телебез сафлана, чарлана, гарәпчәлектән шактый арына,
ләкин кирәк кадәресе сакланып кала да. Рус культурасыннан файдалану
көчәйсә дә, телебезне рус сүзләре белән чүпләүгә юл куелмый. Рус
сүзләрен күп кыстырып сөйләргә яратучылардан әдипләребез әче көләләр —
андыйларны «Иванушка-Абдулка» дип атый Фатих Әмирхан үзенең
“Тигезсезләр”ендә. Билгеле, рус теленә начар караудан түгел, киресенчә,
аның кирәклеген дә белгәннәр, аны камил белергә дә өндәгәннәр, әмма шул
ук вакытта рус теленең ана телебезгә һәм милли аңыбызга көчле тәэсирен
дә бик яхшы аңлаганар. Шуңа күрә дә телебезне руслашудан ничек тә
сакларга тырышканнар.

Бу әле теге — ерак, имин заманнарда шулай булган. Инде хәзерге
шартларда, Нурихан Фәттах тәкъдим иткәнчә, гарәп сүзләре урынына рус
сүзләрен күбрәк куллансак, нинди нәтиҗәгә ирешербез икән. Керердәй элек
чыгарыңны уйла дигәндәй, тел мәсьәләсен хәл иткәндә без иң элек бүгенге
хәлебезне бик нык истә тотарга тиеш түгелбез микән?!

Ә хәлебез безнең, миңа калса, бик хәвефле һәм аяныч. Онытмыйк, бөтен
тарихыбыз, язмышыбыз һәм киләчәгебез дә безнең рус халкы белән
бәйләнгән. Республикабыз да, зур океан уртасындагы кечкенә утрау
шикелле, һәр тарафтан Россия империясе белән уратып алынган. Һәм бу
«утрауда» яшәүчеләрнең 50 проценттан артыграгы — рус телендә
сөйләшүчеләр. Үз халкыбызга килгәндә, аның да инде 40—50 проценты рус
теленә күчеп бара. Бигрәк тә яшьләребез. Яшьләребезнең күпчелеге
шәһәрдә яшиләр. Алар өчен рус теле гаилә теленә әйләнде дияргә ярый.

Мондый хәлне соңгы 25—30 ел дәвамында шәһәрләрдәге татар мәктәпләрен
ябып бетереп, йөздән туксан баланы рус мәктәпләрендә укытып чыгаруның
нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Әгәр дә моннан соң да балаларыбызны рус
мәктәпләрендә укытуны дәвам иттерсәк, тизрәк аерым мәктәпләр ачмасак
һәм ана телендә укыта башлауны мәҗбүри итеп кертмәсәк, рус теленә күчү,
һичшиксез, көчәя барачак. Ихтимал, 20 ел да үтмәс, халкыбызның абсолют
күпчелеге рус теленә күчеп беткән булыр. Һәм алар өчен татар теленең
кирәге дә бетәчәк.

Без хәзер республикабыз өчен суверенлык дәгъва итәбез. Аның бәйсез,
мөстәкыйль дәүләт булуын телибез. Ихтимал, ул шулай булыр да. Әмма
күпме көч түгеп мөстәкыйльлек алган дәүләтебездә бөтен бер милләт булып
яшәү насыйп булырмы? Хәзерге «руслашу» тенденциясе сакланса, үз телен
югалткан, тик татар дигән исеме генә калган бер халыкка әверелмәбез
микән? Әнә Польша яки Литва татарлары шикелле. Күз
йоммыйк, андый куркыныч бар, кызганычка каршы! Без бит әле
рус телен дә дәүләт теле дип игълан иттек. (Суверенлык турындагы
декларациянең Югары Советта шома гына узуы шуның аркасында түгел
микән?) Димәк, рус теле әүвәлгечә өстенлек итәчәк, гамәлдә дә күбрәк ул
йөриячәк. Хәзердән үк инде үз теленнән әкренләп аерыла барган халыкның
берничә буыннан соң рус теленә тәмам күчеп бетүе — бик мөмкин эш. Тарих
мондый хәлләрне белә, һәм Нурихан Фәттах та бик яхшы белә. Ләкин белеп
торуына карамастан, аның хәзерге шартларда әдәби телебезгә күптән таныш
гарәп сүзләрен кайтаруга каршы, алар урынына рус сүзләрен файдалануны
яклап чыгуы мине шактый гаҗәпләндерде. Кайчандыр дәһриләр тарафыннан
көчләп куылган гарәп сүзләренең яңадан кулланышка керүе телебезне һәм
милли аңыбызны саклауның бер мөһим чарасы икәнлеген ул аңларга тиеш
иде. Бары менә шушы мәсьәләдә генә Нурихан белән килешә алмавым мине
кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Югыйсә мин аның телебезне сафландыруга
һәм саклауга юнәлдерелгән күп фикерләре белән килешәм. Әлбәттә, ул
әйткәнчә, русча уйлап, рус кагыйдәсенә буйсынып, татарча язып маташу
бетәргә тиеш. Әлбәттә, телебез бай төрки-татар теле хәзинәсе исәбенә
үсәргә тиеш. Мин хәтта гарәп сүзләре урынына кергән рус сүзләрен куып
чыгаруны да таләп итмим. Синонимнар булып кала бирсеннәр — тел
хәзинәсенең бай булуы яхшы. Ләкин телебезгә кергән ят, ипсез сүзләр
(мәсәлән, торг, средство кебекләр) төшеп калырга тиешләр. Андыйлар да
аз түгел. Мин тик сүзләрнең чыгышларына карап кына кирәклеген яки
кирәксезлеген билгеләүгә каршы. Сүз теләсә нинди телдән керсә дә,
безнең тел кагыйдәләренә буйсынып, үз урынын тапкан икән, аның яшәргә
хакы бар дип саныйм. (Мәсәлән, Нуриханның «корылтай» сүзен монголлардан
калган дип кире кагуы белән килешә алмыйм.) Мәгәр телдә дә мәгълүм бер
тәртип сакланырга тиеш. Бигрәк тә рәсми дәүләт телен ныклы бер нормага
китерергә кирәк. Әйтик, бер очракта «председатель», икенче очракта
«рәис» дип язу булмаска тиеш. Татарстан Республикасы игълан ителгән
еллардагы сүз-атамаларны искә төшерү дә зарар итмәс иде. Мәсәлән, мин
Казанга килгән елларда юстиция комиссариатын «гаделия халык
комиссарияты» дип язалар иде. Начармыни? Шулай ук мин столовая,
больница, гостиница дип атау урынына ашханә, чәйханә, шифаханә,
кунакханә (искесе мосафирханә иде, бу дөресрәк) дип әйтүне яклыйм.
Болар — күптән телебезгә кергән сүзләр.

Тел культурасы дигән төшенчә бар. Менә шуңа ирешергә кирәк безгә.
Телебез бай, дөрес, нәфис булырга тиеш. Элекке
заманның зыялылары теле кебек — миңа аларның кайберләрең
ишетергә туры килде. Рус сүзләрен һич кыстырмыйча, гарәп сүзләрен дә
бик урынлы гына кулланып, гаҗәп мәгънәле һәм ягымлы итеп сөйлиләр иде.
Безгә дә хәзерге сөйләм телебезне «зыялылаштыру» бер дә
зарар итмәс иде. Югыйсә телебез бик чүпләнде, бозылды, тупасланды — гүя
ферма абзарлары арасында буталып йөргән исерек татар теленә охшап
калды. Мин моның белән халкыбызның саф үзебезчә бай телен һич тә инкарь
итмим, тик кызганычка каршы, ул байлыкны саклаучыларыбыз елдан-ел кими
бара. Әле бөек Дәрдемәнд үз заманында язган иде:

Татармы, армы син — белмим үзеңне,
Гаҗәп, тел боткасын тансык итеп син,
Кайчаннан бирледер ык-мык итеп син,
Көчәндең — көчкә аңлаттың сүзеңне!

«Угълым сиңа әйтәм, киленем син тыңла!» — дип куйган шагыйрь шушы дүртьюллыкның башына. Без дә колак салыйк моңа!

***


Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: тел мәсьәләсе ул — безнең язмыш
мәсьәләсе (хәер, моны беренче мәртәбә генә әйтүем түгел). Татар
халкының милләт булып яшәве, гасырлар буена җыела килгән рухи байлыгын,
мәдәни казанышларын, милли әдәбиятын югалтмавы турыдан-туры туган телен
саклап калуы белән бәйләнгән. Тел проблемасы ул хәзерге көндә иң
актуаль мәсьәлә булып тора. Менә шуны без соңга калмыйча, ниһаять,
аңласак иде.

 

Әмирхан Еники


(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә…: Заманым һәм
замандашларым турында/Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009. – 215 б.)
 

 

Комментарий язарга


*