ТАТ РУС ENG

Еники Ә. Без нәрсә көткән идек?


Хәер, бер без генә түгел, барлык халыклар да милли мөнәсәбәтләр турында партия сүзен күптән көтәләр иде. Ниһаять, менә ул да әйтелде «Хәзерге шартларда партиянең милли политикасы» дигән исем белән Үзәк Комитет платформасы проект рәвешендә игълан ителде. Милләтләр арасы аеруча кискенләшкән берчакта көтеп алынган бу платформаның әһәмиятен, аңа багылган өметләрне әйтеп торасы да юк. Хәзер инде без аның турында күңелдә булганнарны әйтергә тиешбез.

Проект белән танышканнан соң, миндә туган беренче нәтиҗә шул: Советлар Союзының дәүләт төзелеше (структурасы) бернинди үзгәрешсез искечә калачак икән, ягъни безнең дәүләт 15 союздаш республикаларның ирекле федерациясеннән гыйбарәт булачак. Ә берничә дистәдән артык автономияле республикалар исә элеккечә союздаш республикалар эчендә калачак. (Аларның күбесе РСФСР составында.) Шулай итеп, СССР дәүләте төзелешендә сан ягыннан да, статус буенча да бернинди үзгәреш булмаячак.

Ирексездән миндә иң элек шундый сорау туды: ни өчен Советлар Союзы 15 союздаш республикадан гына торырга тиеш? Нигә бу шулай гомер бакый үзгәрмәскә тиеш микәнни? Моңарчы үзгәрә килде ич: 1922 елны Советлар Союзы оешканда аның составына 8 республика керә иде; 1936 елны «Сталин конституциясен» кабул иткәндә, тагын берничә республиканы союзныйга әйләндереп куштылар; сугыш алдыннан Балтыйк буе республикалары өстәлде. Дөнья үзгәрмичә тормый. Хәзер дә союздаш республикалар сыйфатында ирекле федерациягә керүчеләр табылмас идемени?! Моның өчен һәр җәһәттән өлгереп тә, әлегә кадәр «автономия киртәсеннән чыга алмаган республикалар юкмыни?

Шушы уңай белән мин иң элек үзебезнең Татарстанны атар идем. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: без партия платформасыннан Татарстанның союздаш республика була алуы турында уңай сүзне бик өметләнеп, хәтта ышанып көткән идек. Күпме җәмәгать оешмалары исеменнән, күпме кешеләр үз исемнәреннән кайнар теләкләрен партия Үзәк Комитетына җиткерделәр. Татарстанны союздаш республика итеп күрү — безнең халыкның бик күптәнге хыялы бит ул! Мәгәр, кызганычка каршы, без партия документларында өметләребезне акларлык сүзләр тапмадык.

Искә төшерәсе килә: 1936 елны СССРның яңа конституциясен кабул иткән чакта, Сталин үзе үк Татарстанның һәр җәһәттән — экономикасы, культурасы, халкының саны ягыннан да — союздаш булырга хаклы булып та, бары тик «аерылып чыгар өчен» аның ил чигендә булмавы аркасында гына, союздаш итү мөмкин түгеллеген әйткән иде. Димәк, әнә шул формаль сәбәп аркасында гына без ул чакта союздаш була алмый калганбыз. Шуннан соң илле елдан артык вакыт узып китте, «ил чиге» дигән уйдырма сәбәп тә күптән юкка чыкты. (Бигрәк тә сугыштан соң туган халыкара шартларда.) Йә, менә хәзер, яңару чорын кичергән бер заманда, безне союздаш булудан мәхрүм итәргә нинди нигез бар? Юк андый нигез — юридик яктан да, мораль яктан да. Чөнки СССР конституциясендә милләтләрнең үзбилгеләнү (самоопределение) принцибы беркетелгән, ә үзбилгеләнү — һәр халыкның үз эше. (Шуңа күрә «үзбилгеләнү» дип атала да ул.) Халык теләге белән хисаплашмыйча, «югарыдан торып», аның язмышын хәл итү әнә шул принципны бозу булачак.

Кыскасы, безнең республика язмышында хәзергә үзгәреш юк, ул әүвәлгечә бары автономияле булып калачак һәм ике катлы властька — Федерация белән Союз властьларына буйсыначак. Дөрес, проектта автономияле республикаларның дәүләт, хуҗалык, культура өлкәсендәге хокукларын җитәрлек дәрәҗәдә киңәйтергә һәм моны махсус законнар белән беркетергә дип әйтелгән әйтелүен, әмма ләкин бу яхшы тәкъдимнең гамәлдә ничек буласын без әле ачык кына белмибез. Күп очракта түбәндәгеләрнең хокуклары югарылар тарафыннан моңарчы еш кына бозыла килде, моннан сон да тора-бара шулай булып калуы ихтимал ич! Әйбәт вәгъдәләргә ышанып кына без 60—70 ел буена дәвам итеп килгән ачы тәҗрибәне онытырга тиешбез микән?

Шулай булса да ул өметне бөтенләй үк сүндерергә ярамый, минемчә. Бик күп яңача карашны, бик кирәкле тәкъдимнәрне эченә алган бу платформа проекты халык хөкеменә куелган, аның хакында сүз-бәхәс бара әле, соңыннан ул пленумда һәм депутатлар съездында каралачак. Менә шуны истә тотып, без Татарстанны союздаш республикага әйләндерү мәсьәләсен карауны таләп итүдән туктамаска тиешбез. Моңа тулы хакыбыз бар, чөнки платформаның үзендә үк «һәр халыкка тигез хокуклар бирергә, һәр милләтнең специфик интересларын канәгатьләндерергә» диелгән. Татарстанны союздаш итү мәсьәләсе дә нәкъ менә татар халкының үзенә генә хас (специфик) хәле белән бик нык бәйләнгән. Мәгълүм булганча, илебездә алты миллионнан артыграк татар халкы яши. Төрле тарихи сәбәпләр аркасында ул Советлар Союзының күп якларына таралырга мәҗбүр булса да, аның бик борыннан сакланып килгән төп ватаны, үзәге бар: бу — борынгы Болгар җирләренең күпмедер өлешенә урнашкан хәзерге Татарстан Республикасы. Әмма, кызганычка каршы, соңгы алтмыш ел дәвамында автономияле Татарстан читтәге үз халкына, Ватан буларак, бернинди мәгънәви һәм матди ярдәм күрсәтә алмады. Аңа, ягъни Татарстанга, андый хокук та, мөмкинлек тә бирелмәгән иде. Нәтиҗәдә халкыбызның 75 проценты бөтен бер милләт буларак әкренләп бетүгә дучар ителде: күп җирдә мәктәпләр ябылды, мәдәни учаклар сүнде, ана телендә газета-журналлар чыгудан туктатылды. Башка халыкларга йотылу (ассимиляция) куркынычы туды. Дүрт-биш миллион халык башына төшкән бу аяныч хәл тагын бер 30—40 ел дәвам итсә, Гаяз Исхакый язган «Ике йөз елдан соң инкыйразшың (бетүнең) йөз елга да сузылмавы бик мөмкин, һәм бу XX гасырда халыклар язмышында очраган бөтен бер милләтне югалтуның иң зур демографик һәлакате булыр иде.

Өметсез шайтан, диләр. Ышанып әйтәсе килә: үзгәртеп кору нәтиҗәсендә җәмгыятебезнең яңаруга таба борылуы безне, ниһаять, андый куркынычтан коткарыр шикелле, тик шулай да тынычланырга иртәрәк әле.

Ышанычыбыз, билгеле инде, турыдан-туры әнә шул партия платформасына бәйләнгән. Ә платформада исә һәрбер милләт кешесенә, кайда яшәвенә карамастан, үз телендә балаларын укытырга, үз телендә рухи ихтыяҗларын үтәргә, динен, гореф гадәтләрен, милли традицияләрен сакларга тулы хокук бирелүе турында ачыктан-ачык әйтелгән. Татарстаннан читтәге халкыбыз өчен моның әһәмияте гаять тә зур. Сүз бит кимендә биш миллион татарлар хакында бара, шуларның иң зур күпчелеге күрше республика һәм өлкәләрдә яшиләр. Тупланып утырган һәм күпчелек тәшкил иткән җирләрдә аларның административ автономия алырга хокуклары булачак. Мәгәр платформа вәгъдә иткән бу хокуклардан файдаланыр өчен, алар кайчандыр ярдәм дә алырга тиешләр (мәсәлән, балаларын ана телендә укыту өчен дәреслекләр, китаплар белән тәэмин итүдә, шулай ук алар өчен укытучылар һәм башка кадрлар әзерләп чыгаруда). Һәм мондый мәгънәви ярдәмне алар уртак ватаннары булган Татарстаннан гына көтә алалар. Ә менә Татарстанның андый ярдәмне күрсәтер өчен хокуклары да, матди мөмкинчелекләре дә җитәрлек булырга тиеш. Моңарчы Татарстан читтәге үз халкына мәгънәви ярдәмне күрсәтә алмады — моның өчен аның хокукы да булмады, хәленнән дә килмәде. Әгәр ул һаман да автономияле генә булып калса, илебездәге барлык татар халкының мәгънәви үзәгенә әйләнә алмаячак.

Димәк, Татарстанны союздаш итү мәсьәләсе үзендә яшәүчеләргә генә түгел, читтә яшәүче халкына да кагыла ул. Республикабызны союздаш итеп күрү — Советлар Союзындагы барлык татар халкының да уртак теләге дияр идем мин, бер дә икеләнмичә, чөнки бу — престиж мәсьәләсе генә түгел, бу язмыш мәсьәләсе! Аларга да бит милли тамырларын саклаган, үз телен, үз мәдәниятен югалтмыйча үстерә-баета барган һәм шул хәзинәдән даими рәвештә рухи азык биреп торган уртак ватан кирәк ләбаса!

Бер хакыйкатьне онытмыйк: Татарстан шикелле үз халкының 75 проценты читтә яшәгән бүтән республика Советлар Союзында юк. Бердәнбер! Һәм аның шушы гадәттән тыш специфик хәле аңа союздаш республика булуны таләп итәргә мораль һәм юридик хокукны бирә дә инде!

Мин инде татар халкының кайчандыр дәүләт тотканын, заманында сәүдә, һөнәр, кәсеп һәм мәгърифәт өлкәсендә шактый алга киткән һәм дөнья тарафыннан танылган бер милләт булуын әйтеп тормыйм. Без моңарчы тарихыбызның күп кенә якларын яшереп килсәк тә, халык үзенең үткәнен ата-бабасыннан ишетеп булса да белә һәм күңелендә саклый. Шулай ук халкыбызның илне саклауда күрсәткән батырлыкларын, иң авыр хезмәттә дә чыдамлык һәм тырышлык күрсәтүен сөйләп тору да артык булыр — болар барысы да мәгълүм нәрсәләр. Әмма биредә бөек Тукайның 1913 елны Николай патшага мөрәҗәгать итеп язган мәшһүр шигыреннән берничә юлын искә төшерү зарар итмәс.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Халкыбыз уртак ватанда шактый ук!

Миңа калса, Тукайның мәсьәләне болай куюын хәзер пленум игътибарына җиткергәндә дә начар булмас иде.

***

Бәлки, шушы урында нокта куярга да ярар иде дә, әмма ләкин “Правда”ның 24 август санында басылган Казан университеты доценты Б. Железнов мәкаләсе бераз тукталырга мәҗбүр итә. Иң элек мәкаләнең платформа артыннан ук дөньяга чыгуы һәм аны һәрьяклап акларга тырышуы, ирексездән автор бу нәрсәсен махсус заказ буенча язмады микән дигән шик тудыра. Чынлап та, автор тырыша-тырыша безгә нәрсәне исбат итмәкче була? Татарстанны союзный итүнең һич тә хаҗәте юк, чөнки автономияләрнең болай да хокуклары киңәя, тик шулардай файдалана белергә генә кирәк, ди ул. Аныңча союзныйлар белән автономиялеләр арасында зур аерма калмаячак (?). Янә килеп, Татарстанның союзный булу мәсьәләсен күтәрергә хакы булса да, моның өчен әле башка «федерация членнарының ризалыгын алу кирәк, янәсе. Бу ни дигән сүз? Статус мәсьәләсен күтәрү һәр республиканың Союз конституциясе тарафыннан бирелгән үз эше түгелмени? Сүз бит үзбилгеләнү турында бара. Әгәр шуннан Башкортстан йә Чувашстан союзный булу мәсьәләсен куялар икән, рәхим итсеннәр, моңа Татарстанның ризалыгын сорап тору кирәк булмаячак. Шулай ук союзныйлар белән автономныйлар арасында хокуклар җәһәтеннән әллә ни аерма юк дип безне ышандырып маташу да кирәкми. Аерманы без моңарчы үз җилкәбездә нык татыдык, моннан соңгысын сыныйсы бар әле. Һәрхәлдә, аерма булмаса, ике төрле статус та яшәмәс иде.

Аннары автор: «Татарстан җирендә татарлардан башка бүтән халыкларның да, мәсәлән чувашларның да, яшәгәнен онытырга ярамый», — дип яза. Монысын инде бөтенләй аңлап та булмый. Нигә Татарстанны союзный итә башласалар, анда яшәүче башка халыклар моңа каршы чыгарлар идемени? Ни өчен? Нәрсәгә ишарә бу? Кайбер җирләрдәге шикелле бездә дә милләтләр арасында низаглар чыкмагае димәкче буламы? Юк, чыкмас, бигрәк тә татар халкы тарафыннан. Төрле милләтләр белән, аралашып, тату яшәргә күптән инде өйрәнгән ул. Татарстанда яшәүче халыкларның да зур күпчелеге руслар һәм Татарстанны союзный итүдән алар берни дә югалтмаячак. Безнең конституция һәр милләт кешесенең милли һәм гражданлык хокукларын, әлбәттә, тәэмин итәчәк. Железнов иптәш боларның барысын да бик яхшы белә торган, ләкин аңа, кемнәргәдер ярарга тырышып, татар халкының күптәнге теләгенә каршы чыгу кирәк булгандыр. Татар язмышына кагылган үтә җитди мәсьәлә турында иң элек татар халкы үзе чын сүзен әйтергә тиеш.

Яңа проектның милли культура һәм телләргә кагылган өлешендә безне бик нык борчылырга мәҗбүр иткән тагын бер момент бар. Сүз монда телләрнең тигез хокуклы булуын әйтү белән бергә, кайсы телдә укытуны ирекле итеп калдыру турында бара. Ягъни балаларны кайсы телдә укыту мәсьәләсе искечә, ата-аналар ирегендә калачак. Бу — бик хәтәр нәрсә! Соңгы 25—30 ел дәвамында, балаларыбызны «ирекле» укытып, без туган телебезне тәмам югалту куркынычы алдына килеп бастык. (Бер без генә түгел, союздагы бик күп милләтләр шул куркыныч алдында хәзер.) Билгеле, бу ата-аналар гаебе түгел. Бу — ниндидер бер мәкерле сәясәт нәтиҗәсе. Ата-ана котылгысыз дилемма алдына куелды: баласын кайсы телдә укыта башларга тиеш ул? Һәм ата-ана «ирекле» рәвештә рус телен сайлады, мәгәр туган телен яратмаганга түгел, ә баласының киләчәге өчен рус теле кирәгрәк булганга күрә. Рус теле бит ул — Советлар Союзының бердәнбер дәүләт теле, димәк, барлык республикалар өчен дә мәҗбүри уртак тел. (Юкка гына аны «аралашу теле» дип кечерәйтеп маташкан булалар.) Кыскасы, авылыннан читкә чыктымы, яшәр өчен беренче нәүбәттә рус телен белү кирәк. Менә шуның аркасында инде рус мәктәпләрен бетергән соңгы бер-ике буын татар яшьләре ана телендә укый да, яза да, хәтта күпләре юньләп сөйләшә дә белми. Ә без монда телне сакларга кирәк дип лаф орган булабыз.

«Ирекле» укытуның милли телләрне ирексездән бетерүгә таба алып барганын платформаны төзүчеләр, һичшиксез, белә торганнардыр, әмма белсәләр дә аны ни сәбәптер тагып калдырырга булганнар. Демократия хакынамы? Ай-һай! Бу үзенә күрә бер тозак түгелме икән? Чөнки «ирекле» укытуны калдырган тәкъдирдә милли телләрне саклап калу бик мөшкел булачак. Бигрәк тә федерация составындагы милләтләр өчен телләрен югалту куркынычы отыры көчәячәк кенә.

Әгәр дә ки, партия милләтләрнең һәм милли культураларның саклануын чын ихластан тели икән, ул иң элек аларның телләрен саклау чараларын күрергә тиеш. Ә моның бердәнбер дөрес чарасы — һәр милләт баласын үзенең ана телендә укыта башлау, һәм моны бөтен ил күләмендә махсус закон белән мәҗбүри рәвештә кертергә кирәк. Телнең яшәве бала күңеленә кереп, сеңеп калуда саф ана телендә һич югы дүрт ел укыган баланың үз телен беркайчан да онытмавына нык ышанырга була. Дөрес, телне саклау һәм баетуның башка чаралары да булыр. Әмма иң кирәге, иң мөһиме, ана телендә укыта башлауда, ләкин «ирекле» рәвештә түгел, бары тик мәҗбүри рәвештә генә! Демократия бозыла дип курыкмаска кирәк. Демократия үзе дә законнар чыгара, аеруча гадәттән тыш хәлләр турында. Ә милли телләрнең язмышы хәзерге көндә нәкъ әнә шундый гадәттән тыш хәлне кичерә дә инде. Моңа күз йомарга һич тә ярамый.

 

 

Әмирхан Еники
1989 ел, сентябрь.


(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә…: Заманым һәм замандашларым турында/Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009. – 215 б.)

 


Комментарий язарга


*